Бәйрәм очраштырды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Бөтендөнья сукырлар җәмгыятенең Буа башлангыч оешмасы быел юбилейларын билгеләп үтүче инвалидлар өчен бәйрәм оештырды.
Кунакка 60тан алып 95 яшькә кадәргеләр чакырылды.Үз аякларында йөри алганнар,  китерүчесе булганнар катнашындагы мәҗлесне оешма рәисе Руминә Хәбибуллова ачып, барысына да изге теләкләрен җиткерде. Бер уңайдан хатын-кызларны Әниләр көне белән тәбрик итте. Оешманың ревизия комиссиясе рәисе Илсур Фәхретдинов сукырлар турында район җитәкчелегенең дә зур кайгыртучанлык күрсәтүен әйтеп китте. Мондый кайгырту Идел аръягы районнары арасында Буада гына. Республика күләмендә дә оешма яхшылардан санала. Халыкара сукырлар көнендә дә Ял үзәгендә алар өчен зур бәйрәм оештырылды. Төрле проблемаларны хәл итү өчен дә мөмкинлекләр тудырыла.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Гүзәлия Заһидуллина белән Фәния Әнвәрова 24 юбилярның һәркайсына теләкләрне шигырь юлларына салып әйттеләр. Юбилярларның иң олысы Фәхрибану Бикхуҗинага – 95, иң яше Мәүлетгали Галиевка 60 яшь иде. 60 яшьлеген билгеләп үтүче 5 кеше чакырылса да, аларның 4есе килә алмаган. 85 яшен тутырган Нурия Шәйдуллина, 80 яшьлек Фәһим Кәлимуллин, 75 яшьлек Гаязетдин Хисаметдинов, гомумән һәркайсы намуслы тормыш юлы үткән, җитештерүдә алдынгылыкны бирмәгән. Тикмәгә генә күкрәкләрен орден-медальләр бизәми. Үзешчән җырчылар Фәния Исхакованың, Әлфия Галимованың, гармунчы Асия Хәмидуллинаның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Аралашу мул табын артында дәвам итте. Рубинә Хәбибуллова ахырдан барысына да спонсорлар ярдәме белән юнәтелгән бүләкләрне тапшырды. Ә мәҗлескә килә алмаучыларның барысының да өйләренә барып хәлләрен белергә, бүләкләрне дә шунда тапшырачагын белдерде. Кунаклар шундый бәйрәм оештыручыларга, спонсорларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International