3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә китапханә мөдире Фәридә Нургалиева һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфизә Гатауллина “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә әзерләп, балачактан инвалид Назмиева Айсылу янына кунакка бардылар.

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә китапханә мөдире Фәридә Нургалиева һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфизә Гатауллина “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә әзерләп, балачактан инвалид Назмиева Айсылу янына кунакка бардылар. Кичәдә VIII сыйныф укучылары һәм сыйныфташлары – X сыйныфтан Алсинә Замалтдинова, Рания Шәрәфетдинова, Айгөл Сәмитова катнаштылар.

Укучылар матур җырлар, биюләр башкардылар. Айсылу аларның чыгышларын кызыксынып, яратып карады, үзе дә аларга кушылып җырлады. Кичәне алып баручы китапханәче Фәридә Нургалиева укучыларның чыгышлары арасында эчтәлекле шигырьләр укыды. Кичәдә Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хамидуллина Гөлүсә һәм Аксу урта мәктәбеннән Хәйруллина Рәзинәләр катнашты.
















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International