Сергей Сысоев – иң яхшы укытучы-тәрбияче

2014 елның 12 декабре, җомга
Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәге каршындагы “Патриот” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Сысоев муниципаль, республика һәм финал этапларыннан торган “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2014” конкурсында җиңү яулады – 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.
- Узган ел балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән миңа тәрбияләү өчен бер яшүсмерне беркеттеләр. Төгәл-рәге, биредә исәптә торучы укучы моны үзе сораган. Моңа кадәр андый тәҗрибәм юк иде. Һәр ике якның да өметләрен аклар өчен җиң сызганып эшкә керештем. Яшүсмер белән  әңгәмәләр кордым, өйлә-ренә барып тормыш-көн-күреше белән таныштым, әти-әниләре белән очрашып сөйләштем. Бераздан ул “Патриот” берләшмәсендә армия кул сугышы белән шөгыльләнергә те-ләк белдерде. Шәкертем тагын да күбрәк күз уңында булды, буш вакыты да азрак калды. Бергәләп тырышкач, төзәлү дә озак көттермәде, ярты ел ди-гәндә аны исәптән төшерделәр,- ди Сергей Сысоев. Тәрбиячесенә рәхмәтле яшүсмернең төрле яклап талантлары да ачыла әле. Ул музыкаль инструментларда оста уйный, көйләр яза башлаган. Унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләрнең өйрәнү-кыр җыеннарында Калашников автоматыннан ату буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Быел да тренировкаларга йөри, тырышып укый, югары уку йортына керергә әзерләнә.
Яхшы нәтиҗәне һәм тәҗ-рибәне республика күлә-мендә дә күрсәтергә кирәк – Сергей Владимировичка бәйгедә катнашырга тәкъ-дим итәләр. Ул каршы килергә базмады.
- Яшүсмерне реабилитацияләү программасын кә-газь һәм электрон вариант-та конкурс комиссиясенә җибәрергә кирәк иде. Монда миңа балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече- җаваплы секретаре Ранис Бәдретдинов зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук видеоролик ясауда булышканнары өчен “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясенә дә рәхмәтемне җиткерәсем килә,- ди укытучы-тәр-бияче. Анда җиңү җиңел-ләрдән түгел. Башта мәр-тәбәле бәйгедә катнашуга гариза биргән 53 җәмәгать тәрбиячесе арасыннан финалга уза. Монда 22 кешене үткәрәләр. Яшүсмерләрне тәрбияләнергә алынганнар арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, полиция, гадәт-тән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, судьялар, журналистлар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре бар. Соңгы этапта инде конкурсантлар компетентлы жюри хөкеменә визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, үзләре тәрбиясендәгеләр белән шәхси эшләү планнарын якладылар, стандарт булмаган педагогик мәсьәләләрне чиштеләр, сорауларга җа-ваплар бирделәр, шәкертләрен җәлеп итәрлек хоббилары белән уртаклаштылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Эчке эшләр минис-трлыгының Татарстан Республикасы буенча участок вәкилләренең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләренең эшчәнлеген оештыру Идарәсе начальнигы урынбасары Лариса Осипова, башка министрлыклар һәм ведомстволар вә-килләре тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International