Россиядән “качкан” капиталны Татарстанга чакыралар

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан амнистиягә эләккән оффшордан кайтарылган акчалар белән эшләргә, алар өчен инвестиция проектлары тәкъдим итәргә әзер. Россия Хөкүмәте дә бу өлкәдә республикага зур өметләр баглый. Алар фикеренчә, Татарстан – оффшор акчаларын кайтару өчен иң уңай төбәкләрнең берсе.


Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына мөрәҗәгатендә Россиягә кайтачак капиталга тулы амнистия игълан итү тәкъдиме белән чыккан иде.

«Тулы амнистия» нинди була?

- Амнистия очрагында Россиягә акчаларын кайтарырга карар кылган малтабарга биредә үз капиталын законлаштыру да җитә. Ул чагында бер генә орган да әлеге капиталның каян килгәнлеген тикшерә алмаячак. Бу – хокук саклау органнарына да кагыла. Шунысы мөһим: без әлеге карарны бер генә мәртәбә кабул итәбез – андый мөмкинлек башка булмаячак, шуңа күрә аңардан хәзер файдаланып калырга кирәк, – дип ассызыклады Президент.

Әлеге тәкъдим буенча тиешле документлар әзерләнә башлады инде. Россия Президенты үзенең чыгышыннан соң ук Хөкүмәт вәкилләре алдына оффшор амнистиясе турындагы закон киләсе елның 15 июленә кадәр әзерләнеп бетәргә тиеш, дигән максат куйды.

Амнистиянең төгәл шартлары әлегә билгеле түгел. Шулай да, Россия Хөкүмәте рәисеДмитрий Медведев бу тәкъдимгә бераз ачыклык кертте.

- Безнең төп максат – Россиягә өстәмә капитал кертү түгел, ә инвестицион климатны яхшырту. Чит илдәге эшкуарларга бездәге мөмкинлекләрнең башка урыннар белән чагыштырганда начаррак булмавын аңлатырга кирәк, - диде ул.

Файда гына китерәчәк

Татарстан исә әлеге яңалыкка үз мөнәсәбәтен, һәрвакыттагыча, иң беренчеләрдән булып белдерде. Президент Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика Владимир Путинның әлеге тәкъдимен тормышка ашырырга әзер.

- Россия бизнесы акчалары Россиядә эшләргә тиеш. Әгәр дә үз капиталларын илебезгә кайтарырга теләүчеләр бар икән, без аларга инвестицион проектлар тәкъдим итәргә әзер. Татарстан әлеге акчаларны кабул итәргә, иң мөһиме, аларны сакларга вәгъдә бирә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнары коллегиясе утырышында.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бу – ил өчен файдалы ресурс. Финанс яктан авырлыклар кичергән чорда оффшордан кайтарылган акчаларның ярдәме бик урынлы булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

- Бу – әлеге акчалар илгә тыныч кына кайта һәм алга таба Россия икътисадына эшли башлый, дигән сүз. Шәхсән мин, Россия төбәге җитәкчесе буларак, бу өлкәдә актив эшләргә әзер, - дип ассызыклады Президент.

Республикага тиңнәр юк

Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме яңгыраган коллегия утырышында Россиянең финанс министры Антон Силуанов та катнашты. Ул Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тулысынча килешүе турында белдерде.

- Татарстан – оффшор акчалары өчен менә дигән төбәк. Республика һәрвакыт кызыклы проектлар тәкъдим итә. Татарстанга бүлеп бирелә торган акчалар һәрвакыт үзен аклый, - дип белдерде министр.

Бу, чыннан да, шулай. Хәзерге вакытта Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Бүгенге көндә республикада 80нән артык инвестиция проекты тормышка ашырыла. Аларның гомуми бәясе якынча 414,5 миллиард сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: инвестиция эшчәнлеге төрле тармакларда алып барыла. Хәзерге вакытта энергетика, төзелеш, логистика, инфраструктура, экология, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә кебек тармакларга инвестиция җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар.

Өстәвенә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанны Халыкара дәрәҗәдә танытуга да зур игътибар бирә. Республиканың инновацион сәясәтен тормышка ашыруда IT-парк, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, төрле технопарклар зур роль уйный. Иннополис һәм Смарт-Сити проектлары исә киләчәктә республикага оффшор компанияләрнең акчаларын җәлеп итүдә аеруча мөһим урыннарның берсен биләргә мөмкин.



Источник: http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International