Казан балаларын ял иттерүгә 4 миллион бүленгән

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Мәктәп укучылары кышкы каникул алдыннан соңгы атнасын укый. 29 декабрьдән аларның 2 атналык яллары башлана. Димәк, балаларның кышкы ялын оештыру мәсьәләсе дә актуальләшә. Аларның сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле һәм эчтәлекле итүне әти-әниләр генә түгел, республика күләмендә дә кайгырталар.


Казан балаларның көндезге ялын оештыруга республика бюджетында быел 4 миллион сум акча каралган. Бу акчалар, нигездә, лагерьлар оештыруга тотыла. Гадәттәгечә, иң күп баланы мәктәп яны лагерьларында ял иттерәчәкләр. Моннан кала кайберәүләргә санатор-курорт оешмаларында, ел дәвамында балаларны кабул итүче шәһәрдән читтәге лагерьларда ял итү бәхете дә тәтеячәк. Аларга инде балаларны кызыксынулары буенча кабул итәләр. Әйтик, информатика белән кызыксынучы балалар шул юнәлештәге профильле лагерьга бара ала. Анда алар ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр дә туплый.

Башкалабызда 150 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 5,2 мең тирәсе укучы ял итәчәк, дип хәбәр итте Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Афонская. Лагерьларда малай-кызлар өчен төрле түгәрәкләр һәм секцияләр, күңел ачу чаралары оештырылыр дип көтелә.

Белүебезчә, быел Мәдәният елы кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенгән иде. Каникул вакытында бу проект дәвам иттерелеп, укучыларны музейларга, театрларга алып барачаклар. Шулай ук балаларга әти-әниләре белән күңел ачарга да мөмкинлекләр күп булачак. Башкалабызның һәр районда уртак спорт-күңел ачу программалары каралган.

Әйтик, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында – “Кышкы күңел ачулар”, Совет районында – “Кышкы Сабан туе”, Киров һәм Мәскәү районнарында – “Боз скульптуралары бәйгесе”, Вахитов һәм Идел буе районнарында – “Зимушка-зима” интерактив уены оештырылачак. Совет районының 174нче мәктәбендә исә мәшһүр җырчы – Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган музей ачылу тантанасы көтелә.

Яңа ел, билгеле, бүләкләрсез дә булмый. Быел Казан балаларына тәм-томнарга шәһәр бюджетыннан 14,5 миллион сум бүленгән. Баллы бүләкләр 112 мең казанлыга – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, кадет интернат-мәктәбендә укучыларгә, башлангыч сыйныфларга, 3-14 яшьләрдәге инвалид-балаларга һәм 3-6 яшьләрдәге балалар бакчасына йөрмәгән күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә тапшырылачак.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International