Сәләтле балаларны Президент котлады

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Яңа ел кәефе әле бик сизелмәсә дә, инде чыршы бәйрәмнәре башланып та китте. Кичә “Татнефть-Арена» боз сараенда Республика чыршы бәйрәме узды.


Чарага 7 мең бала җыелган иде. Быелгы бәйрәмнең темасы “Нәрсә ул Яңа ел, яки бер кар бөртеге тарихы” дип аталды. Әлеге классик Яңа ел әкияте һәрберебезнең тылсымчы була алуы турында сөйли. Аның куелышында бөтен республикадан 800 артист бала катнашты. Алар арасында “Шарм” шоу театры, “Мизгел”, “Дорога из города” бию театрлары, “Пестрая компания” вокал-хореографик үзәге бар иде. Алардан тыш тамашачылар фигуралы шуучыларны, футбол фристайлерларын, акробатларның номерларын да күрә алды.

Чыршы бәйрәменә килгән кунакларны шулай ук Эльмира Кәлимуллина, “Зө-ләй-лә” триосы кебек йолдызлар шатландырды. Кичәнең төп сюрпризы булып “IOWA” төркеменең катнашуы булды. Тамашадан соң балаларга кондитер продукциясе җыелмасы таратылды. Ул киләсе ел символы – кәҗә йомшак уенчыгына төрелгән.

- Бүген әлеге чыршы бәйрәменә безнең киләчәгебез җыелды. Монда иң яхшы, иң булдыклы, иң сәләтле балалар килгән. Сезнең ярдәм белән Татарстанның бүген дә, иртәгә дә чәчәк атачагына бернинди шигем дә юк. Талантыгызны ачарга булышу – безнең төп бурыч. Бу хәзерге дөньяда көндәшлеккә сәләтле булуыгыз өчен кирәк. Без бу юнәлештә шактый эш алып барабыз. Безнең республикада дәүләт яшьләр сәясәтенә дә 20 ел тулды. 400дән артык оешма булдырылган, төрле программалар кабул ителгән. Республика конкурентлыкка сәләтле, ә сез иң активлары булсын өчен без барысын да эшләячәкбез. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Укуда да, гаиләләрегездә дә барысы да яхшы булсын. , – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук “Кайнар йөрәк” проекты катнашучыларын да котлады. Рамил Гатин, Ринат Сөлайманов, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, суга бата башлаган кешеләрне коткарган. Владислав Серов исә батып баручы яшь парны коткара. Рөстәм Миңнеханов аларга Кырымга юллама бирә торган сертификатлар тапшырды.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International