Икмәк нигә кыйммәтләнә?

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Иписез аш – ярты аш, дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Соңгы көннәрдә әлеге гыйбарә аеруча актуаль төс алды кебек. Россия кибетләрендә ипинең хакы күтәрелгәннән-күтәрелә. Татарстан Хөкүмәте исә халыкны республикада икмәк бәясен контрольдә тоту өчен барысы да эшләнә, дип ышандыра.


Илдә азык-төлекнең кыйммәтләнәчәге турында күптәннән сөйлиләр. Карабодай, йомырка, тары ярмасы, он кебек продуктлар кыйбатланды да инде. Соңгы көннәрдә исә матбугат чараларында икмәккә бәяләр күтәреләчәк, дигән хәбәрләр күренә башлады. Россиянең эре икмәк заводлары Яңа ел башында ипи 10 процентка кыйммәтләнәчәк дип фаразласа, кайбер чыганаклар исә бу күрсәткеч, гомумән дә, 15 процентка (!) җитәчәк, дип куркыта...

Әлеге хәбәрләрнең халык арасында аеруча зур борчу тудыруы аңлашыла. Ник дигәндә, күпләр тормышын икмәктән башка күз алдына да китерә алмый. Ипи өстәл түрендәге иң кадерле ризыкларның берсе санала бит. “Икмәксез ризык тамактан үтми” кебек сүзләрне дә шактый еш ишетергә туры килә.

5-6 процент та аз түгел

Билгеле булганча, соңгы айларда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кибетләрдәге азык-төлек бәяләрен җитди контрольгә алды. Белгечләр сәүдә челтәрләрендәге ашамлык бәяләренә махсус мониторинг уздыра. Аның нәтиҗәләре исә министрлыкның махсус сайтына урнаштырыла. Декабрь башында биредә ипи бәяләренә кагылышлы махсус пункт булдырылды.

8 декабрь мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казанда арыш икмәгенең (халык телендә - кара ипи) бер килограммы  33,86 сум торган. Бу - 1 декабрь белән чагыштырганда якынча ике сумга кыйммәтрәк. Бодай икмәгенең (ак ипи) бер килограммын исә  казанлылар 39,4 сумга сатып алган. Бу – ай башына караганда шулай ук 2,09 сумга артыграк дигән сүз. Татарстанның дәүләт статистика хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, 15 декабрьгә республикада ипи 3,7-4,5 процентка (!) кыйммәтләнгән. Шул рәвешле, арыш икмәгенең бер килограммы - 35,12, ә бодай ипие 41,18 сумга җиткән.

Гомумән алганда, декабрь аенда гына да Татарстанның сәүдә челтәрләрендә ипинең якынча 5-6 процентка кыйммәтләнүе билгеле. Бу - шактый кискен арту, дип ассызыклый белгечләр. Ник дигәндә, ел дәвамында икмәк бәясе тотрыклы булган.

Чүпрәнең дә бәясе арта

Ипи бәясе ник арта соң? Бу, беренче чиратта, онның кыйммәтләнүе белән бәйле. Соңгы айларда республикада бодай онының бәясе якынча 7 процентка арткан. Хәер, ипинең кыйммәтләнүе башка сәбәпләргә дә бәйле, ди белгечләр.

- Билгеле булганча, ипи махсус пакетларга төрелгән булырга тиеш. Аларга бәя соңгы айларда гына да 20 процентка күтәрелде. Өстәвенә, гади ипи җитештереп сату икмәк заводларына шактый чыгымлы. Шуңа күрә рентабельлеккә ирешү өчен алар кондитер эшләнмәләре белән сату итә. Соңгы вакытта бу тармак та шактый зур авырлыклар кичерә. Продукция белән тәэмин итеп торучылар кондитер эшләнмәләре өчен кирәкле компонентларның хакын арттыра. Шул рәвешле, икмәк комбинатлары бәяне күтәрергә мәҗбүр була да инде, - ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын камилләштерү бүлеге җитәкчесеЕвгений Рещиков.

Моның шулай булуын Менделеевск икмәк заводында да ассызыкладылар.

- Ипинең бәясе артуга чүпрәнең кыйммәтләнүе дә йогынты ясый. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге продукт 20 процентка күтәрелде, - дип аңлатты  Менделеевск икмәк заводы белгечләре.

Чүпрәне бирегә Сарытау өлкәсеннән китерәләр икән. Өстәвенә, төрле җимешләр, шикәрнең дә бәясе арта икән.

- Соңгы чимал партиясен кабул иткән вакытта шикәр бәясе 13 процентка югарырак иде. Күрәгә һәм кара җимеш тә 8 процентка кыйммәтләнде, - дип ассызыкладылар биредә.

Он фонды ярдәмгә килә

Хәер, министрлык татарстанлыларны тынычландырырга ашыга. Бактың исә, алар республикада махсус он фонды булдыру турында карар кабул иткән икән. Фондның максаты – халык арасында аеруча популяр булган ипи (“Дарницкий”, “Сельский”, “Белый первого сорта”) бәяләрен билгеле бер дәрәҗәдә саклау һәм аларның артуына юк куймау.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 110 икмәк заводы исәпләнә. Фонд исә әлеге предприятиеләргә онның килограммын 13 сумнан җибәрергә ышандыра. Хәзерге вакытта онның базардагы уртача бәясе 16,5 сум тәшкил итә.


Источник: http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International