Сергей Иванов: Татарстанга килү өчен доллар да, евро да кирәкми

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Татарстанның туризм тармагы үсеше шаккатыра. Республикабызга килүче кунаклар саны ел да арта бара. Быелның 11 аенда гына да 2,3 миллион турист килгән. Бу узган ел нәтиҗәләреннән 150 меңгә күбрәк. Якынлашучы Яңа ел ялларына кунакханәләр 85-87 процентка тулган булуын исәпкә алсак, әлеге статистиканы тагын да яхшырту өмете бар.


Яңа елның озын ялларын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә кирәк, ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. Моның өчен республикабызда мөмкинлекләр дә зур бит - бу көннәрдә республикада яшәүчеләргә дә, башка төбәкләрдән килгән республика кунакларына да күп кызыклы чаралар әзерләнгән.

- Беренче чиратта, Татарстан халкы ялларда өендә генә утырмыйча, үз республикабыз буенча сәяхәткә чыгып китсен. Казан халкы Чаллы, Алабуга, Болгар, Зөя, Чистайга барып кайтсын, ә башка шәһәрләр башкалабызны күрергә килсен иде. Һәр шәһәрдә карарлык күп әйберләр бар, - дип теләде Сергей Иванов.

Туризм үсешендә, билгеле, музей һәм музей-тыюлыклар хезмәткәрләре өлеше дә бар. Нәкъ шундый мәдәни объектлар булуы безнең республикабызга мирас белән кызыксынучы кешеләрне җәлеп итә. Казан Кремлендә быелның 11 аенда 1,4 миллион турист булган (узган елда - 1,1 миллион), Зөягә – 180 мең кеше килгән (2013 елда – 106 мең.), Алабуга 542 мең кунакны кабул иткән (2013 – 360 мең), ә быел ЮНЕСКОга кабул ителгән Болгар – 260 мең туристны җәлеп иткән (2013 – 196 мең).

- Бүген музейларда тынычлык һәм тузан кунган экспонатлар юк. Экспозицияләр шул кадәр еш алмашынып тора ки, берничә ай музейда булмасаң, син күргәзмәне күрми дә калырга мөмкинсең. Аны яңасы алмаштыра, - ди “ Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева.

Яңа елга да Казан Кремлендә уникаль һәм кызыклы программа әзерләнгән. Биредә традицион күргәзмәләр дә, яңа интерактив технологияләр кулланып эшләнгәннәре дә бар. Киләсе елда да кызыклы башлангычлар булачак дип вәгъдә итте Зилә Вәлиева.

Зөядә шулай ук бик күңелле экспозицияләр, тамашалар тәкъдим ителә. Ул иллюминацияләр, бозлы фигуралар белән бизәлгән. Алабуга музей-тыюлыгында да кунакларны һәрчак шатланып кабул итәләр. Яңа елга махсус театральләштерелгән экскурсия программалары, чорлары буенча экспозицияләр һ.б. эшләнгән.

- Илебездәге кризис чит илгә сәяхәткә барырга теләгән, әмма бәяләр арту белән бәйле рәвештә моннан баш тартучыларга эчке туризмга йөз белән борылырга ярдәм итәр. Шул исәптән күбрәк кеше Татарстанны күрергә килер дип ышанабыз. Шулай ук халыкның керем дәрәҗәсе алдагы елда да илебез буенча сәяхәт итү темпларын үстерергә мөмкинлек бирсен иде. Республикабызның барлык объектларында булу артык зур чыгымнар таләп итми. Алар өчен долларлар да, евролар да түләргә кирәк түгел, - ди Сергей Иванов.

Токио ел саен 4 миллион турист, Мадрид 4,3 миллион, Лос-Анджелес - 5 миллион турист кабул итә. Безгә алга барырга җирлек аз түгел әле, дип белдерде Сергей Иванов.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International