Татарстан икътисадын стратегик планлаштыру мөһим

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Тиздән Татарстанда мөһим сәяси һәм социаль-икътисади карарлар кабул итү системалы рәвештә һәм күпкә нәтиҗәлерәк эшли башларга тиеш. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары республикада стратегик планлаштыру турындагы закон проектын карады.


Әлеге законның максаты – дәүләт планлаштыруы һәм фаразлавы өлкәсендә Татарстан кануннарын федераль законнарга туры китерү. Шул ук вакытта социаль-икътисади үсеш өлкәсендә дәүләт стратегик планлаштыруның озак вакытлы, комплекслы системасын эшләү, әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру өчен хокукый нигез булдыру да мөһим бурычларның берсе буларак карала.

Бу документ Татарстанда стратегик планлаштыру эшчәнлегендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели, фаразлау, планлаштыру һәм программа әзерләү кебек эшчәнлектә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала.

Әйтергә кирәк, Татарстан өчен әлеге документ шактый зур мәгънәгә ия. Илдә шактый катлаулы сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыять хөкем сөргән чорда бу законның әһәмияте бермәбер арта. Моның шулай булуын республиканың дәүләт хакимияте һәм закон чыгару органнары да яхшы аңлый. Закон проекты турында фикер алышуга Дәүләт Советына кермәгән башка сәяси партия әгъзаларын да чакыру, аларның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңлау моның шулай булуын тагын бер кат ассызыклый.

Шунысы сөенечле, закон проекты әлеге фиркаләрнең күбесендә, чыннан да, шактый зур кызыксыну уяткан. “Россия пенсионерлары партиясе”, “Россиянең интернациональ партиясе”, “Яблоко”, “Россиянең аграр партиясе”, “Россия ветераннары партиясе” һ.б. фиркаләр документ турында үз фикерләрен белдереп чыгыш ясады.

- Татарстанда теркәлгән төрле сәяси партия вәкилләреннән шактый кызыклы тәкъдимнәр ишеттек. Бу безнең өчен бик мөһим. Шул ук вакытта безне татарстанлылар фикере дә кызыксындыра. Шуңа күрә документ тиз арада “Ачык Татарстан” порталына урнаштырылачак, - дип ассызыклады Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов.

Әлеге закон проектының республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәк булуын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да ассызыклады.

- Закон, чыннан да, зур әһәмияткә ия. Ул Татарстанның икътисади үсеше, социаль эшчәнлекне көйләү белән бәйле карарларны системалы рәвештә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Канун аеруча өстенлекле бурычларны билгеләгәндә дә ярдәмгә килергә тиеш, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Озак вакытлы фикер алышулардан соң, закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International