Балалар бакчалары: сан да, сыйфат та арта

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Өч яшен тутырган нәниләрнең һәркайсын балалар бакчасына урнаштырып бетерү юнәлешендәге эш республикабызда шактый уңышлы башкарыла. Соңгы елларда төзелгән тәрбия йортлары, булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә ачылган өстәмә төркемнәр бу проблеманы өлешчә хәл итте инде. Киләсе елга планнар тагын да зуррак.


Бүгенге көндә 3-7 яшьләрдәге 2 951 бала бакча көтә. 2016 елга кадәр Россия Президенты Владимир Путин мондый нәниләрне тулысынча урнаштырып бетерү бурычын куйды. Татарстан бу боерыкны үтәүгә иң җаваплы караган субъектларның берсе.

- Бүген өч яшен тутырган балаларны бакча белән тәэмин итү юнәлешендә план корылган. Әгәр дә эш төзелгән “Юл картасы” нигезендә алып барыла икән, без куелган максатларга ирешәчәкбез. Авыр икътисади шартларга да карамастан, киләсе елга мәктәпкәчә учреждениеләр төзелеше, яңа төркемнәр ачу дәвам итәчәк. Моңа, уйлап кына карагыз, 6 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел да Россия күләмендә 600гә якын балалар бакчасы сафка бастырылды, шуларның 56сы - Татарстанда. Илдә төзелгән балалар бакчасының 10 проценты дигән сүз бит бу. Без бик зур инфраструктур проектка алындык. Бөтен Россия Федерациясендә безнекенә тиңдәш булырлык проект юк, - дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Балалар бакчаларына байыйбыз

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республикабызда балалар бакчалары төзү һәм төзекләндерү программалары турында җентекләбрәк сөйләде. Белүебезчә, 2011 елда гамәлгә ашырылган “Бәләкәч” программасы 12 меңгә якын баланы бакчалы итәргә булышкан иде инде. Республика бюджеты хисабына 29 тәрбия учагы барлыкка килде, 18 профилен үзгәрткән бакча үз бурычларын яңадан үти башлады.

2013 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакча белән тәэмин итүне федераль үзәктән дә кайгырта башладылар. Республика һәм үзәк казнадан бүлеп бирелгән акчалар хисабына 27 яңа тәрбия учагы сафка басты, 24 бакча бинасында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Агымдагы елда да бу юнәлештә эшләр дәвам иттерелде. Татарстанда балалар бакчаларында 10,4 меңнән артык урын булдырылды - 56 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка бастырылды, моннан тыш, 15 балалар бакчасы төзекләндерелде, дигән саннар китердеИрек Фәйзуллин.

Киләсе елда Татарстанда тагын 73 яңа балалар бакчасы төзергә ниятлиләр. Өстәвенә, 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе капиталь төзекләндерү күрәчәк, булган балалар бакчаларында 38 төркем ачу да күздә тотыла.

Тәрбия генә түгел, белем дә

Илдар Мөхәммәтов республикабызда балалар бакчалары төзелеше генә түгел, ә аларны күпфункцияле уен җиһазлары, интерактив такталар һ.б. белән тәэмин итү эше дә алып барыла дип ассызыклады. 46 миллион сум яңа тәрбия йортларын бар кирәк белән тәэмин итүгә генә тотылган, шулай ук даими грант программалары да тормышка ашырылып килә.

- Бүген балалар бакчасы әнисе эштә чакта нәнинең иртәдән-кичкә калган урыны гына түгел, ә белем бирелә торган учреждение дә, - дип ассызыклап үтте ул.

Бакча өчен түләүләрне арттырмыйча булмый

Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары янә артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Бүген 3-7 яшьтәге балаларны 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртү өчен әти-әни 2283 сум түли. Киләсе елдан әти-әни чыгымнары 280 сум тирәсенә артачак.

Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, түләүнең арту сәбәбе балаларны ашатуга тотылган чыгымнарның артуы белән бәйле. Шулай ук тәрбия йортлары хезмәткәрләренең хезмәт хакын үстерү өчен дә мондый чаралар күрергә мәҗбүр булганнар. Шул ук вакытта ул бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен дәүләт үз өстенә алуын ассызыклады. Ата-аналар түләве гомуми бәянең 27 процентын гына тәшкил итә, дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, бакча “йөген” субсидияләр ярдәмендә җиңеләйтергә чакырды. Уртача түләүдән кайтарыла торган беренче балага 20 процент, икенча балага 50 процент, өченчесенә – 70 процент күләмендәге федераль cубсидияләр элеккечә саклана. Аны баласын бакчага йөрткән һәр кеше алырга мөмкин. Әмма бүген ул 138 мең кешегә генә түләнә, димәк барлык бакчага йөргән балаларның 70 проценты гына бу субсидияне ала дигән сүз.

Шулай ук керем дәрәҗәсенә карап түләнә торган компенсацияләргә дә дәгъва итәргә мөмкин. Кеше башына 20 мең сум акча туры килмәүчеләр ярты ел саен бу компенсацияне алу хокукын дәлилләргә тиеш. Бүгенге көндә 77 мең гаилә әлеге ярдәм төреннән файдалана. Яңадан теркәү үткәрелгәннән соң төбәк компенсациясен алучылар исәбе 8 процентка кимегән. Иң элек Казанда яшәүчеләр арасында субсидиягә дәгъва итүчеләр күпкә азайган. Наталья Бутаева моны шәһәрдә яшәүчеләрнең керемнәре югарырак булу белән бәйли.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International