Тиздән татарстанлыларны паркинг таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарта башларга мөмкиннәр. Штраф күләме исә 2,5 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу турыда Татарстанның Дәүләт Советы депутатларына республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте. Парламент утырышында депутатлар шушы темага багышланган закон проектын карады. Әлеге канун Татарстанның административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Бердәм паркинг киңлеге булдырыла
Әлеге закон юктан гына әзерләнмәгән. Соңгы елларда Татарстанда муниципаль карамактагы машина кую урыннары артканнан-арта. Тиздән республикада бердәм паркинг киңлеге булдыру күздә тотыла. Шулай булуга да карамастан, машина хуҗалары арасында паркинг таләпләрен бозучылар, түләүле машина кую урыннарында акча түләүдән “качарга омтылучылар” һаман да шактый еш очрый. Йөртүчеләрнең исә әлеге таләпләргә әллә ни зур игътибар бирмәве аңлашыла. Ник дигәндә, Татарстанның административ хокук бозулар Кодексында әлеге хокук бозу өчен штрафлар каралмаган.
- Документ муниципаль паркинглардан файдалану һәм алар өчен түләү системасын контрольгә алырга һәм бу эшне югары дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итәчәк. Әлеге проблеманың ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, агымдагы елда Казан шәһәрендә генә дә паркинг таләпләрен бозган өчен 45 меңнән артык (!) машина эвакуацияләнде, 61 меңнән артык административ материал әзерләнде, 23 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды, - дип ассызыклады министр Ленар Сафин үзенең чыгышында.
Паркинг өчен түләүдән качам димә...
Закон проекты исә паркинг өчен түләүдән “качарга омтылучы” машина йөртүчеләр өчен штраф күләмен билгели. Документта аның күләме 2,5 мең сум дип тәкъдим ителә. Әлеге закон, беренче чиратта, Казан үзәгендә бердәм паркинг киңлеге булдырырга ярдәм итәчәк, дип ассызыклый белгечләр.
Билгеле булганча, киләсе елдан Казан үзәгендә түләүле паркинглар булдырылачак. Андый машина кую урыннарының гомуми саны 1250гә җитәчәк, паркинг бәясе исә - сәгатенә 50 сум, дип билгеләнгән.
- Әлбәттә, бу чараны бер дә популяр дип булмый. Шулай булуга да карамастан, безнең төп максат – Казан үзәгендә машина кую кагыйдәләрен тәртипкә салу һәм халыкның иҗтимагый транспортка күчүен тәэмин итү, - дип белдерде Ленар Сафин.
Әйтергә кирәк, бу закон проекты депутатларда шактый зур шау-шу уятты. Күпләр фикеренчә, әлеге законны кабул иткәнче, башта җәмәгать транспорты эшчәнлеген көйләү таләп ителә.
Шулай да, озак вакытлы фикер алышулардан соң депутатлар әлеге канунны беренче укылышта кабул итте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә икенче укылышыка кадәр документны тулыландырып, аның белән бәйле мөһим проблемаларны хәл итеп бетерергә боерды.
Источник: http://intertat.ru