Татар теле өчен – ачышлар елы

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен Россия төбәкләрендә һәм татарлар гомер кичергән чит илләрдә Каюм Насыйри институтының ике Белем бирү-мәдәният үзәге ачылачак, дип белдерә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов. Әйтик, киләсе елда татар телен өйрәтү белән шөгыльләнүче әлеге Каюм Насыйри үзәге Финляндия яки Төркиядә пәйда булачак.


Мәгълүм булганча, быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылган Каюм Насыйри институты дөньяның татарлар яшәгән төбәкләрендә татар телен өйрәтү үзәкләрен булдыру өстендә эш башлап җибәрде. Әле декабрь аенда гына беренче шундый үзәкләр Мәскәү шәһәрендә Муса Җәлил исемен йөрткән 1186нчы санлы татар этномәдәни компонентлы урта мәктәп һәм Казахстанның Астана шәһәрендә Л.Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты базаларында ачылды. Бу үзәкләрдә КФУ мөгаллимнәре теләгән кешеләргә бушлай татар теле курсларын үткәрәчәк.

– Татарлар яшәгән төбәкләрдә милли тормыш һәрвакыт кайнап тора. Милли-мәдәни җәмгыятьләр, сәнгать төркемнәре, якшәмбе мәктәпләре эшли. Милләттәшләребезгә татар телен өйрәтүне фәнни нигездә оештыруны җайга салу да күптән таләп ителә иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, ниһаять, бу эшкә алындык. Татарстанның дәүләт телләрен һәм республикада башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, хәзер төбәкләрдә бердәм укыту үзәкләрен ачу мөмкинлеге туды. Бу Белем бирү-мәдәният үзәкләре һәр төбәктә җирле татарларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып оештырыла, бөтен кирәкле методик әсбаплар, китаплар, сүзлекләр белән тәэмин ителә, заманча техника белән җиһазландырыла. Чит илләр Каюм Насыйри үзәкләрендә рус телен өйрәтү буенча да курслар булдыру тәкъдиме белән чыкты, без аларга андый ярдәмне дә күрсәтергә әзер. Дөньяда инглиз, немец, кытай һәм башка телләрне өйрәтү буенча да шундый үзәкләр эшләп килә, без шулар тәҗрибәсенә таяндык, – дип сөйли Рәдиф Җамалетдинов.

Каюм Насыйри институты үзәкләрендә даими рәвештә КФУ мөгаллимнәре укытачак, шулай ук Интернет аша дәресләр үткәрү мөмкинлеге дә булачак. Хәзерге вакытта Астанада март азагына кадәр КФУ мөгаллимәсе Ләйсән Шәйәхмәтова эшлекле командировкада. Гыйнварда анда җирле халык өчен татар телен өйрәтү дәресләре, ә февральдән татар якшәмбе мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен белем күтәрү курслары уздырылачак.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылган Каюм Насыйри институты төбәкләрдәге Белем биү-мәдәният үзәкләренең эшчәнлеген алып барудан тыш, Казанда да даими рәвештә фәнни һәм мәдәни чаралар оештырып торачак, дип белдерә яңа институтның башкарма директоры Рәсим Хөснетдинов.

Казанда Каюм Насыйри институты эшчәнлеген рәсми рәвештә тәкъдим итү тантанасы 2015 елның 14 февралендә, татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 190 ел тулуга багышланган вакыйга уңаеннан узачак.

Каюм Насыйри институтын булдыру КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар телен халыкара дәрәҗәгә чыгаруда чираттагы җитди адымы, дип бәяли Казан халыкара лингвистика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Садыйкова. “Башка телләр кебек, татар телен өйрәтү сыйфаты да халыкара стандартларга җавап бирергә тиеш. 2011 елда нигез салынган Лингвистика үзәге Казанда татар теле курсларын даими рәвештә оештырып тора. Финанслауда тоткарлыклар булмаса, 2015 елда да халык өчен бушлай курслар үткәрүне дәвам итәчәкбез”, – ди галимә.

Әле ноябрь аенда гына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа проект – Татар теле буенча тел сертификациясе үзәге старт алган. Гөлнара Садыйкова сүзләренчә, максат – Ауропаның тел тестологлары ассоциациясенә керү. 2016 елга кадәр дөнья тәҗрибәсенә таянып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирүче өч баскычтан торган тестлар комплектын төзеп, аларны Россиянең федераль педагогик үлчәмнәр институты белгечләреннән тикшертү планлаштырыла. Быел инде беренче баскыч буенча тәҗрибә тестлар эшләнгән.


Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыту-методика эше буенча белгеч Ренат Латыйпов декабрь башында КФУда тагын бер проект уңышлы эш башлап җибәрүе турында хәбәр итә. Хәзер университет мөгаллимнәре халыкка “Ашыгыш лингвистика ярдәме” күрсәтәчәк. Интернетта www.tilmach.ru сайтына кереп, текстларны татар теленә тәрҗемә иттерергә була. Шулай ук стилистик редакцияләү, корректура хезмәтләре дә күрсәтелә. Һәр мөрәҗәгатьне 48 сәгатьтән дә соңармый башкарып җибәрергә вәгъдә итәләр. Инде 150дән артык хат кабул иттек, яңа интернет-хезмәт халыкта популярлык казаначагына шикләнмибез, ди Ренат Латыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International