Пиротехник эшләнмәләр: исән-сау калыйм дисәң...

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстанда, гадәттәгечә, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда республикада янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар күләме шактый арта. Шулай да, халыкның аларга әллә ни исе китми, ахрысы. Бәйрәм төнендә алар әлеге кагыйдәләр турында, гомумән дә, оныта кебек...


Төрле шартлаткыч, салют һәм петардалар Яңа ел алдыннан хокук сакчылары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кагыйдә буларак, бу чорда республикада янгын чыгу ихтималы күпкә арта. Халык, бигрәк тә малайлар, куркынычсызлык кагыйдәләрен бар дип тә белми. Кешеләрнең аяк астында шартлаткычлар шартлый, биналар янында салют тавышлары ишетелә. Петарда, шартлаткыч һәм салютларга битараф мөнәсәбәтнең аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеге күпләрнең башына да килми...

Штраф күләме артты

Нәкъ менә шуңа күрә дә 15 декабрьдә Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде дә инде. Ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге уңайдан пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча махсус кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Шул рәвешле, хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан бер чакрым ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара 100 метр булырга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: янгынга каршы махсус режим кертелгәч, штрафларның күләме дә шактый артты. Мәсәлән, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен шәхси затларга аның күләме - 2-4, рәсми затларга – 15-30, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Бу республика халкы арасында аеруча популяр очсызлы петардаларга да карый.

Шәһәрдә дә, авылда да тыелган

Билгеле булганча, пиротехник эшләнмәләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый. Кагыйдә буларак, әлеге мәйданнар махсус киртә белән әйләндереп алынган. Анда янгын сүндерү җиһазлары урнаштырылган. Өстәвенә, биредә хокук саклау органнары вәкилләре кизү тора. Шунысын да искәртергә кирәк: республикада андый мәйданнар әлегә 37 генә. Яңа ел бәйрәменә кадәр аларның саны тагын да артырга һәм 170кә җитәргә тиеш.

Казанда исә Яңа ел салют һәм фейерверкларын нибары өч урында гына кулланырга ярый. Идел буе районында бу – Сабантуй мәйданы янындагы паркинг булса, Яңа Савин районында яшәүчеләргә - Гаврилов урамы янындагы Сабантуй урынына, Совет районы халкына исә ипподромга килергә туры киләчәк.

- Президентның янгынга каршы махсус режим кертү белән бәйле карары, беренче чиратта, кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртып кабул ителә. Күпләр бәйрәм вакытында игътибарын башка нәрсәгә юнәлдерә, уяулыгын югалта. Шул рәвешле, үзләрен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя, - дип ассызыклый Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин. Җитәкче сүзләренә караганда, бу чорда ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Татарстан районнарына килгәндә исә, биредә пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен шулай ук махсус урыннар каралган. Аларны әзерләү буенча Арча, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Лаеш районнары аеруча активлык күрсәткән. Бу районнарны башкаларга үрнәк итеп куярлык, дип ассызыклый белгечләр. Аның каравы, мондый махсус урыннарны бөтенләй әзерләмәгән муниципаль берәмлекләр дә юк түгел. Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 8 район бар.

Район үзәкләрендәге әлеге мәйданнарда шулай ук хокук сакчылары кизү тора. Ә инде салада янгын куркынычсызлыгы өчен авыл башлыклары җаваплы. Полиция хезмәткәрләре дә пиротехник эшләнмәләрнең дөрес кулланылышын тәэмин итәргә бурычлы.

Беркетмә төзүе озак түгел

Дөресен генә әйткәндә, халыкның әлеге кагыйдәләргә әллә ни исе китми.

- Ялгышмасам, узган ел да шундый ук кагыйдәләр кертелгән иде. Тик шәһәрдә пиротехник эшләнмәләрне тиешле урыннарда гына кулландылар дип әйтә алмыйм. Без Яңа елны “Казан-Арена” янында каршыладык. Халык төрле шартлаткычларны стадион территориясендә үк булмаса да, торак йортлар янында рәхәтләнеп шартлатты. Ник бер хокук сакчысы күренсен, - диде Яшел Үзән районыннан Илсур Ширеев. Бактың исә, бер төркем яшүсмерләр 30 сумлык шартлаткычларны аның аяк астына ук ыргытып киткән икән...

Зур авылларда бу кагыйдә гомумән үтәлмәячәк, дип саный күпләр. Алар фикеренчә, әлеге кагыйдәләр чын мәгънәсендә “гамәлгә керсен” өчен торак пунктка бер генә түгел, ә берничә полиция хезмәткәре кирәк.

Татарстанлылар арасында әлеге чараларның нәтиҗәлелеген ассызыклаучылар да күп, билгеле. Кагыйдә буларак, бу – хокук сакчылары кулына “эләккән” кешеләр.

- Әлеге кагыйдәләрнең “эшләвенә” мин дә ышанмый идем. Узган ел фейерверк җибәрергә дип урамга чыктык. Аттыра гына башлаган идек, яныбызга полиция машинасы килеп тә туктады. Шундук беркетмә тутырырга керештеләр. Яңа ел төнебез юктан гына бозылмый калды... - ди Казанда яшәүче Рәмис Салихов.

Шуңа күрә татарстанлыларның Яңа ел каникулларында сак һәм игътибарлы булуы сорала. Әгәр дә үзегезнең сәламәтлегегез жәл түгел икән, акчагызны булса да кызганырга кирәк...

Бу көннәрдә Татарстанда пиротехника белән сату итә торган кибетләрне тикшерәләр. Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге кибетләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары юк диярлек. Эшмәкәрләрнең бу эшкә зур игътибар бирүе аңлашыла. Югыйсә, аларга да үз кесәләреннән 500 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак бит.

Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:

1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин.
2.Пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
3.Бу тамашаны күзәтүчеләр пиротехник эшләнмәдән 20 метр читтә торырга тиеш.
4.Яндырып җибәрелгән эшләнмәләрне кулда тоту катгый тыела.
5.Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстенә иелергә ярамый. Әлеге кагыйдә ни сәбәпледер шартламаган петардаларга да кагыла.
6.Пиротехниканы халыка таба юнәлдерү шулай ук тыела.

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International