Татарстан парламенты кабул иткән законнарны хәзер электрон вариантта карарга була

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан парламенты кабул иткән законнарны хәзер электрон вариантта карарга була. Законнар PRAVO. TATARSTAN.RU сайтына урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында хәбәр ителде.

Депутатлар “Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 нче маддәсенә һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын һәм башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын карады. Аны ТР парламенты секретаре Лилия Маврина тәкъдим итте.

“Законнарны электрон вариантта күрсәтү файдаланучыларга күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк. Документларны электрон урнаштыру оперативлык һәм аларның һәркем өчен ачык булуын тәэмин итәчәк”, - диде ул.

Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин да бу закон проектын 1 нче һәм 3 нче укылышта кабул итәргә, диде. Депутатлар законны 1 нче укылыштка кабул итәргә тавыш бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International