Туристлык фирмалары россиялеләрнең чит илләргә Яңа ел юлламаларын алмауга зарлана. Тик бу әле безнең ил гражданнары бәйрәмнәрдә өендә утырачак дигән сүз түгел. Oktogo.ru сервисының кунакханәләргә онлайн рәвештә бронь ясау мәгълүматы буенча, арзан бәядән ял итеп була торган шәһәрләрнең популярлык рейтингы төзелгән. Шушы бишлеккә безнең Казаныбыз да кергән.
TripAdvisor белгечләре әйтүенчә, Татарстан башкаласы хәзерге вакытта Европадагы туристик юнәлешләр үсү рейтингының өченче урынын били. Моңа, әлбәттә, кыйбат булмаган, шул ук вакытта шактый яхшы кунакханәләрнең барлыгы да сәбәпче. Яңа елга Казандагы кунакханә номерының бәясе уртача ике мең сум тәшкил итә.
Ләкин яшәү урынын табу белән генә түгел бит, тамакны да кайгыртырга кирәк. Татарстан – үзенең кунакчыллыгы, үзенчәлекле, тәмле милли кухнясы белән аерылып тора торган төбәк. Шул сәбәпле, белгечләр Казанга килеп, “Цезарь” салатын ашау – ахмаклык, дип саный. Татарстанга беренче тапкыр аяк басучылар, һичшиксез, милли ризыкларны кабып карарга тиеш.
Казанны җәй көнендә генә матур диючеләр, ялгыша. Кыш көнендә дә гүзәл безнең башкала. Яңа ел шәһәрчекләре генә ни тора! Быелгы Яңа ел чыршылары Меңъеллык паркында, Иске Татар бистәсендә, шулай ук шәһәрнең һәр районында булачак.
Казанның балалар белән килү өчен менә дигән шәһәрләрнең унлыгына керүе дә тагын бер кат Татарстан башкаласының нинди дәрәҗәдә булганын күрсәтә. Әлеге рейтингны төзүчеләр кунакларның Татарстан башкаласында Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә бара алуын да ассызыклый.
Татарстанның туристлык дәрәҗәсе үсүен монда килүче кунаклар саны да раслый. 2014 елның 11 ае дәвамында республикабызга барлыгы 2,3 миллион турист һәм экскурсант килгән. Бу, узган елның шушы ае белән чагыштырганда, 150 меңгә күбрәк. Моннан тыш, Татарстанның тарихи һәм мәдәни объектлары белән танышучылар арта бара. Казан Кремлен быел 1 миллион 415 мең кеше караган. Былтыр бу күрсәткеч 200 меңгә азрак булган.
Источник: http://intertat.ru