Закон уен бизнесына карата катгыйланганнан катгыйлана бара. Россия Президенты Владимир Путин 22 декабрьдә уен бизнесын оештыруга бәйле җинаять җаваплылыгының тагын да кырыслануы турындагы законга кул куйды. Әлеге канун шулай ук интернетта үз эшен җәелдергән комарлы уен хуҗаларына да кагыла.
2009 елның 1 июленнән “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген дәүләт тарафыннан көйләү, кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турында” федераль законы нигезендә Россия территориясендә уен зоналарында булмаган уен салоннары эшчәнлеге тыела.
Шунысын искәртеп узарга кирәк: Россиядә уен бизнесын махсус дүрт уен зонасыннан кала, башка җирдә җәелдерергә ярамый. Калининград өлкәсенең Балтик эксклавы, Краснодар, Алтай, Приморье крайлары гына уен бизнесы рөхсәт ителгән зоналар булып санала.
Тик шулай да хокук саклау органнары даими рәвештә законсыз казиноларны табып тора. Ябылган казинолар үз эшчәнлекләрен тиз арада яңадан торгыза, дип белдерде Россия Федарациясе Дәүләт Думасының ришвәтчелеккә каршы комитет башлыгы Ирина Яровая. Хәзерге вакытта 1,5 миллион сум табыш китергән очракта гына казиноны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
Уен салоннары хуҗаларына көн бетә
Законсыз уен салоннарына кагылышлы яңа канун 2015 елның 3 гыйнварында гамәлгә керәчәк. Аның ярдәмендә яшерен рәвештә уен залларын, интернетта легаль булмаган казинолар оештыручыларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Шул ук вакытта хокук сакчылары законсыз уен салоннары булдырган өчен җәза күләмен арттыра ала. Ул җаваплылыкка тартылучының бер еллык кеременнән алып өч еллык табышы суммасына кадәр җитәргә мөмкин.
Җәзаның башка төрләре дә бар. Җаваплылыкка тартылучы 180-240 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр башкарырга мөмкин. Шул ук вакытта мондый төр уеннарны оештыру белән шөгыльләнүчеләрнең 4 елга кадәр иреген чикләү яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Моннан тыш лицензиядән башка букмекер конторалары һәм тотализаторларда комарлы уеннар оештыру өчен дә штраф салырга мөмкиннәр.
Татарстан уен салоннары – контрольдә
Законсыз уен бизнесына каршы тору Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының оператив хезмәте эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Татарстанның полиция хезмәткәрләре законсыз уен салоннарына каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә үз эшләрен алып бара торган уен биналарын ачыклау максаты белән даими рәвештә профилактик чаралар уздыра.
2014 елда гына да Казанда барлыгы 900дән артык законсыз рәвештә эшли торган комарлы уен салоны ачыкланган. Аларның 30дан артыгы исә лотерея клублары. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары әлеге биналардан якынча 22 мең уен җиһазы алуга ирешкән. Биредә хезмәт куйган 787 кеше исә административ җаваплылыкка тартылган.
Гомумән, Татарстан буенча исә хокук саклау органнары вәкилләре уен бизнесы объектларында 3 меңгә якын тикшерү уздырган. Административ хокук бозулар турында барлыгы 3 меңннән артык беркетмә язылган, 13 миллион сумга штраф салынган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 16 җинаять ачыкланган. Алар арасында комарлы уеннарны үткәрү, аларны оештыру (РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсе), автор хокукларын бозу (РФ ҖК 146 маддәсе), товар билгесен законсыз рәвештә куллану (РФ ҖК 180 маддәсе), законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнү (РФ ҖК 171 маддәсе), җинаять башкару вакытында алынган акча яки башка милекне легальләштерү (РФ ҖК 174.1 маддәсе), җинаять берләшмәсен оештыру (РФ ҖК 210 маддәсе) кебекләре бар.
Җәмәгатьчелек белән эш алып баруга да игътибар бирелә. Бу шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүматлаштыру системасы эшләве вакытында уза. Әлеге системада комарлы уеннарны законсыз рәвештә үткәрү, оештыру буенча мәгълүмат урнаштырыла.
Шулай ук гражданнардан кабул ителгән шикаятьләр дә ныклап тикшерелә. Законсыз рәвештә оештырылган уен бизнесы белән көрәш алга таба да дәвам итәчәк.
Полиция хезмәткәрләре генә түгел, гади халык та комарлы уеннарны оештыручыларның эзенә төшәргә булыша ала. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы законсыз рәвештә эшли торган уен оешмалары турында 02, 052 телефон номерлары аша хәбәр итәргә чакыра. Шулай ук министрлыкның 291 20 02 ышаныч телефонына шалтыратып, мәгълүмат калдырырга мөмкин.
Источник: http://intertat.ru