Бүген Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 5 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы, һава температурасының +2 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Синоптикларның көнгә фаразы шундый.

 

Татарстанның күпчелек районында кар явуы, буран булуы көтелә. Явым-төшем вакытында күз күреме 1 чакрымга кадәр кими. Урыны белән җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык.

 

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International