Гыйнвар башы карга бай булды. Бала-чагалар өчен шатлык – рәхәтләнеп кар атышып уйнарга, чана-чаңгы шуарга була. Машина йөртүчеләр өчен генә баш бәласе. Күпләр хәтта машинасын куйган җирдән дә кузгалып китә алмый. Йорт тирәләрендәге көртләрдә “тимер ат”лар батып кала. Ниндидер бер караңгы авылда шундый вәзгыять күзәтелсә бер хәл, башкалабызда карны “җиңә алмыйлар”.
Кар чистартучы техника көн-төн эшли дип мактансалар да, җәяүлеләр дә, машиналылар да алар эшеннән канәгатьсезлек белдерә. Ишегалларында гына шундый хәл күзәтелсә ярар иде дә, үзәктәге урамнар да шактый тараеп калды. Көртләр арасыннан чыгып җитә алган машина хуҗалары да нигә юлга кузгалдым икән, дип үкенә башлый. Бөкеләр, чат саен диярлек юл-транспорт һәлакәте – соңгы көннәрдә кирәк җиреңә, гомумән, вакытында барып җитү кыен.
Республикабызда гыйнварның ике атнасында явым-төшемнәр айлык норма дәрәҗәсендә диярлек яуды инде. Шәһәр территориясендә кар капламының калынлыгы якынча 52 сантиметрга җиткән. Узган елда бу вакыт аралыгында нибары 13 мм явым-төшем күзәтелгән.
Билгеле, карның чистартылмавы коммуналь хезмәтләрнең начар эше күрсәткече генә түгел. Машина йөртүчеләрнең дә гаебе бар, автомобильләр белән шыплап тулган ишегалларына бернинди техника да үтә алмый.
Казан мэриясе сайтында урнаштырылган мәгълүматлар буенча, гыйнвар аенда юлларны чистартуга тәүлегенә якынча 570 берәмлек техника чыккан. Сезон башланганнан алып 244 мең тонна кар чыгарылган, шуның 100 мең тоннага якыны бәйрәм һәм ял көннәренә туры килә.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.