“Новая волна” – Казанда... түгел

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Ничәмә-ничә мәртәбәле халыкара бәйге-ярышлар уздырган Казан, ни кызганыч, бу юлы шундый бер чараны кулдан ычкындырды. “Новая волна” халыкара музыкаль фестивале Латвиянең Юрмаласыннан Россиянең Сочи шәһәренә күчә. Моның турында Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев хәбәр итте.


Моңа кадәр конкурсны үткәрү хокукына ия булачак шәһәрләр арасында үзенә күрә бер ярыш та узды. Белгәнегезчә, Казан да әлеге җыр бәйгесен уздыру өчен Кырым, Сочи, Калининград белән бергә көч сынашты.

Казан күп көч куйды да бит...

Татарстан башкаласында “Новая волна”ны үткәрү хокукын алыр өчен шактый хезмәт куелды. “Казандагы “Новая волна” өчен” дигән иҗтимагый совет булдырылды. Россия Президентына бәйгене Казанга күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән хатка 100 мең имза җыелды. Гомумән, бу чарага Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе, Казан, Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, “Молодежь Казани” оешмасы, шәһәр Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бик теләп кушылды. Моннан тыш, “Казан” гаилә үзәге янында махсус флэшмоб та узды. Хәтта махсус new-wave-kazan.ru сайты булдырылды. Анда 4912 кеше фестивальне Казанда уздыру өчен тавыш биргән. Моның турында “Intertat.ru” газетасы да шактый язды.

Игорь Крутой да каршы булмаган

Бәйгене оештыручыларының берсе - Игорь Крутой да “Новая волна”ны Казанда үткәрергә каршы булмаган. Тик җиңү 2014 елда Олимпиада узган Сочига бирелгән. Моны оештыру комитеты Россиянең курорт шәһәре киң масштаблы спорт чараларыннан соң, Олимпиада мирасы булып калган заманча инфраструктурага ия, дип аңлата.

- Сезнең белән шатлыгымны бүлешәсем килә. Без “Новая волна” фестивален үткәрү хокукын яуладык. Мин моны кечкенә җиңү, дип әйтә алмыйм. Моның белән күпсанлы туристларны җәлеп итәчәкбез, кунакханәләрне тутырачакбыз, яңа эш урыннары барлыкка китерәчәкбез, – ди бу хакта Александр Ткачев.

Сочига – сөенеч, Юрмалага – көенеч...

Ә менә конкурсның үткәрү урынын үзгәртү Юрмала шәһәренә генә түгел, гомумән, Латвиягә дә финанс өлкәсендә шактый сизелерлек зыян салачак, дип саный белгечләр. Хәзер илнең бизнес вәкилләре узган еллардагы кебек табышка өметләнә дә алмый, ди алар.

Бу хакта, мәсәлән, Латвия Сеймы президиумы әгъзасы Андрей Клементьев белдерә, дип яза бер федераль газета. Аның фикеренчә, курорт шәһәре Юрмала 17 миллион евро керемне югалтачак.

- Бу җитди югалту. Әлеге бәйгенең Юрмаладан китүенең Латвиядә сабагын алырлар, дип өметләнәм. “Новая волна” конкурсыннан соң Юрмалада уза торган “Голосящий КИВИН”, “Юрмалина” и “Comedy Club” кебек Россия фестивальләренең үткәрү урыны үзгәрмәве мөһим, – ди Александр Клементьев.

 

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International