Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында республикадагы демографик хәл турында да сүз кузгатылды. 2014 елга йомгак ясап, Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, 2014 елның күп кенәкүрсәткечләре үткән 2013 ел белән чагыштырганда алда бара. Мисал өчен, икътисад үсеше 101,3 % тәшкил итә. Җыелма региональ продукт — 1, 630 трлн. сум, сәнәгать җитештерүе индексы — 100,6 %.
Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, 2014 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының тышкы товар әйләнеше 13,6 %ка кимегән. Инфляция — якынча 109,7 %. Татарстанда уртача хезмәт хакы 2014 елның 11 аенда — 27,6 мең сум булган.
2014 елдагы демографик ситуациягә килгәндә, Татарстанда 56690 кеше туган, 46960 кеше үлгән. Үсеш — 9730 кеше.
Источник: http://intertat.ru