Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный.
Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм сәламәтлеген саклап калырга булышачак. Чөнки озакка сузылган бәйрәм көннәре кешенең хәл-әхвәлен какшата. Үзенең хаклы булуын исбатлап, депутат башка илләрдә моның кадәр озак ял итмәүләрен мисалга китерә.