Йөзү осталары

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
“Дельфин” спорт комплексында тренерлар Гөлнара Сәлахетдинова, Борис Лукоянов кул астында шөгыльләнүче йөзүчеләр бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар.

Казанда, “Оргсинтез” бассейнында узган ярыштан лицей-интернат укучысы Асия Сәлахетдинова һәм 1 номерлы мәктәптән Эмилия Ратникова өченче урын алып кайттылар. Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән районара квалификация ярышларында Асия, Эмилия һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Александр Македонский икенче, шушы ук мәктәптән Эльмира Сабитова һәм Карлыдан Рамилә Баһаветдинова өченче булдылар.

“Дельфин”ның үзендә дә йөзү буенча бәйгеләр үткәрелеп тора. Соңгысында – “Кыш бабай” призларына узганында егет-кызлар да, нәниләр дә көч сынадылар, медальләргә, бүләкләргә ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International