Быел Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгын билгеләп узачакбыз. Татарстанда оештырылачак чаралар вакытында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер ветеран да игътибарсыз калмаячак. Бу хакта Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева республиканың муниципаль берәмлек вәкилләренә катгый рәвештә җиткерде.
Республикада Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгында "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә каралды. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Февраль аенда Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырыла башлый
Бөек бәйрәм хөрмәте уңаеннан һәр сугыш ветераны Россия Президенты карары нигезендә булдырылган Җиңү медальләренә ия булачак. Әлеге истәлекле бүләкне сугыш каһарманнарының һәрберсенә тантаналы рәвештә тапшырырга вәгъдә итәләр.
Бүгенге көндә республикада 75 мең 834 ветеран яши, шулай ук сугыш ветераннары һәм инвалидларының 4253 тол хатыны гомер итә. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова быелның апрель азагына кадәр барлык ветераннарга да медальләр бирелеп беткән булырга тиеш, дип белдерә. Әлеге бүләкләрне хуҗаларына тиешле дәрәҗәдә тапшырырга кирәклеген дә искәртте ул. Чәчләренә чал кунган һәр каһарман янына район җитәкчеләре шатлыклы вазифа белән шәхсән үзләре барырга тиеш булачак.
Җиңү парады хәрби техникадан баш тарта
Ел саен 9 май иртәсе Җиңү парадыннан башланып китә. Бәйрәм шатлыгын кичерергә ветераннар белән бергә яшьләр дә мәйданга ашыга. Быелгы чараларда да парад зур масштабта оештырылачак, әмма хәрби техникадан башка гына. Юбилей парадында Казан хәрби гарнизоны вәкилләре хәрби машииналарсыз гына узачак. Ул Россиянең башка шәһәрләрендә кебек үк иртәнге 10.00да булыр дип көтелә. Бәйрәм салюты исә 22.00 сәгатькә билгеләнгән.
Бәйрәм чаралары төрледән-төрле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада “Җиңү китергән газиз йөзләр” (“Родные лица Победы”) дип исемләнгән социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырыла.
Проект Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, орден һәм медальләргә ия булган батырларыбыз, шулай ук бүген дә арабызда гомер кичерүче ветераннар турында видеоматериаллар һәм фотоальбомнар туплауны максат итеп куя.
Әлеге тарихи кыйммәткә ия фотокитаплар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, ветеран гаиләләренә, мәктәпләргә, китапханәләргә, уку йортларына, республика музейларына тапшырылачак. Бу проект яшь буынны тәрбияләүгә дә үз өлешен кертәчәк, ди авторлар. Киләчәктә проектны киңәйтергә ниятлиләр. Сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре турында да фотокитаплар булдыру күздә тотыла. Проектта “Беренче канал” журналистларының да катнашуы көтелә.
Хәзергә 63 сугыш ветераны турында 63 фотокитап әзерләнәчәк. Шунысы кызганыч: “Җиңү китергән газиз йөзләр”дә 18 муниципаль берәмлек кенә катнашырга кирәк дип тапкан.
Татарстанда 8 май көнне «Хәтер вахтасы» акциясе узачак. Монда да истәлекле мәрасимнәр каралган. Шулай ук “Һәммәсен исемләп искә алыйк” дигән региональ акция дә үткәреләчәк. «Георгий тасмасы» чаралары 8-9 май көннәренә билгеләнгән. Шунысы да мөһим: Россия күләмендә әлеге акция рәсми рәвештә 23 апрельдә үк башланып китәчәк. Җиңү чараларын оештыруга волонтерларны җәлеп итәргә ниятлиләр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова исә Җиңү бәйрәме проектларын тормышка ашыру өчен муниципаль берәмлекләрдә булган барлык хәйрия ресурсларын җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады. Чараларда ветеран балалары һәм оныкларының да кызыксынуы булырга тиешлеген искәртте ул.
9 май көнне фронтовик туганнарының портретларын күтәргән колонналар урам әйләнәчәк. Бу иҗтимагый акция “Үлемсез полк” дип исемләнгән. “Хәтер дивары” дип аталучы проект буенча интернет-порталлар булдыру, урам бәйрәмнәре оештыру да күздә тотыла. Башкала кунакларын һәм ветераннарны, гадәттәгечә, солдат боткасы белән сыйлаячаклар. Республиканың төп бәйрәм чарасы 7 май көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырылыр дип көтелә.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, барлык уку йортлары белән берлектә, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә яшәүче сугышта катнашучылар турында әтрафлы мәгълүмат туплап, аны интернет-форматта урнаштырачак.
Бәйрәмнең логотибы әзер
Бөек Җиңүнең логотибы – зәңгәр күк фонындагы ак күгәрчен. Татарстан Президенты ярдәмчесе белдергәнчә, бу логотип кулланылган очракта үзгәрешсез калырга тиеш. Шулай ук бәйрәм чараларының рәсми эмблемасы буларак дәфнә яфраклары белән каймаланган 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены да кулланылачак. Дәфнә сабаклары арасына алтын белән “70 ел” дип язылачак.
Мәскәүдәге “Җиңү” оештыру комитеты тәкъдим иткәнчә, Россиянең хәрби данына нисбәтле бөтен чаралар да күз уңында тотылырга тиеш. Мәсәлән, май-июнь айларында үтәчәк чыгарылыш кичәләре һәм театральләштерелгән тантаналарны биюле флеш-моб форматында үткәрү мәслихәт булыр дип карала.

Источник: http://intertat.ru