19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.
Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коену йоласы да үткәрелә.
Узган ел Крещениегә Татарстанның иллеләп шәһәр һәм авылларында 66 су коену урыны булдырылган иде. Сулыклардагы боз катламы тиешле калынлыкка җитмәү сәбәпле, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайбер елгаларда бәке ясарга рөхсәт итмәде. Быел сулыкларны каплаган боз күпьеллык уртача күрсәткечләрдән һәм узган елдагыдан да калынрак, нәтиҗәдә, кешеләргә коену өчен 74 иордан бәкесе әзерләнер дип көтелә. Суга чуму урыннарында полиция, фельдшер, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торачак.
Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул – гореф-гадәт. Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Иорданда су коену – күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.
КДМУның эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Рөстәм Хәмитов:
– “Рухи әһәмият”кә ия булуына карамастан, медицина күзлегеннән, кышкы бәкедә су коену кеше организмы өчен җитди сынау ул. Салкын суга чумгач, кешенең кан тамырлары кысыла, кан басымы күтәрелә. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары, салкын тиюгә бирешүчән кешеләр бәкедә коенып, гомерләрен куркыныч астына куярга мөмкин. Чиркәү беркайчан да, беркемне дә бәкегә чумарга мәҗбүр итми, барысы да кешенең үз ихтыярында. Бу көнне иң мөһиме – гыйбадәт кылу.
Крещение бәйрәмендә бәкегә чумарга ниятләгән кешеләр, гомумән, бу көнгә бер ай алдан әзерләнә башларга тиеш, ди табиблар. Организмны күнектерү өчен баштарак салкын юеш сөлге белән сөртенергә, бераздан өскә су коеп тәнне чыныктырырга була. Бәкегә күп ашап та, ач килеш тә чумарга киңәш ителми. Шулай ук суга кергәнче, аннан соң да исерткеч эчемлекләр эчү катгый тыела. Православие дин әһелләре бәкедә чумарга җыенган кешеләргә үзләре белән сөлге, җылы киемнәр һәм кайнар чәй алып килергә тәкъдим итә.
19 гыйнварда Татарстанда һава торышы төнлә – 2, көндез 0 градус тирәсе, ә боз астындагы су, агым көченә карап, якынча 2-4 градус җылы булыр, дип фаразлана.
Казаннан ерак түгел урнашкан Раифа монастырендә христианнарның Раштуадан соң килгән Крещение бәйрәме ел саен зурлап уздырыла. Быел да биредә, гадәттәгечә, Санкт-Петербург һәм Мари Эл осталары Боз шәһәрчеге төзеп куйды. Бәйрәм гыйбадәтләре 18 гыйнвар кичендә чиркәүдә башланып китәчәк, монастырь янындагы күлдә су коену йоласын башкару 19 гыйнвар иртәсенә билгеләнгән. Бәйрәм кичке 7дә салют белән тәмамланачак.
Источник: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/40635-kachmanu-bәyrәme-җitә.html