Кырларга гашыйк

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Комбайнчы булып эшләгән әтисенә көн саен ашарга илткән кечкенә Аняны иксез-чиксез, алтын башаклы кырлар үзенә гашыйк итә – менә кайда ул рәхәтлек! Кыз агроном булырга карар кыла. Биш баласы арасыннан җир эшен дәвам итүче булганга әтисе шатлана. Ә әнисе хатын-кыз эше түгел, тегүче һөнәрен үзләштер, дип, каршы төшә. Ә хыялларга  бу сүзләр генә киртә була аламы соң?!
Кайбыч районының Федоровское мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бернигә карамыйча документларын Тәтеш совхоз-техникумына илтеп тапшыра. Имтихансыз гына кабул ителергә тиешле кызга чакыру килми.
- Ни булганын белешергә дип 1 сентябрь көнне уку йортына үзем киттем. Баксаң, чакыру әллә кайчан җибәрелгән, аны әнием  миңа күрсәтмәгән, яшереп куйган икән. Барыбер үземнекен иттем.  Авылым Бушанчага инде студент булып бер атнадан соң гы-на кайттым,- дип искә ала хәзер Анна Степановна ул вакытларны. Техникумда бик яратып укый ул. 1981 елда хезмәт биографиясен Чуашстанның Чабаксар районында терлек симертү совхозында башлый. Бригадир итеп билгелиләр. Япь-яшь кыз җилкәсендә нинди авыр һәм җаваплы хезмәт. Икеләнүләрен, берникадәр үкенүләрен “ерып” алга бара, бирешми. 1984 елда Александр Алексеевка кияүгә чыгып, Буага килгәч үсемлекләрне саклау станциясенә агроном булып эшкә урнаша. Авыл хуҗалыгы культуралары, төрле тикшерүләр, анализлар, авыруларга, корткычларга, чүп үләннә-ренә каршы көрәшүләр, алдан ачыклау нәтиҗәсен-дә кырларны саклап калулар аны үз эченә тиз бөтереп ала. Яздан алып көзгә кадәр эш көннәре генә тү-гел, шимбә-якшәмбеләре дә басу-кырларда үтә. Ярый әле ире, каенанасы сүз әйтмиләр. Бер-бер арт-лы туган кызлары Марина белән Иринаны әниләре өлгермәгәндә балалар бакчасыннан да алалар, тәрбиялиләр дә. Кызлар үзләре генә үсә төшкәч:
- Әни, син һаман өйдә юк, безне беркая да алып бармыйсың, - дип үпкәлиләр. Алып бара ул аларны... борчак кырына. Аның тишелгәнен, үскәнен, чәчәк атканын, җимеш биргәнен күрсәтә, аңлата. Барыбер  бер мәртәбә яраткан хезмәтенә хыянәт итә Анна Степановна. 1997 елның язында районның орлыкчылык инспекциясенә эш-кә күчә. Сәбәбен дә монда ике көн ял булуы белән аң-лата. Җитәкчелек каршы килми. Тик үзе генә бик тиз үкенә бу адымына.
- Бер урында утырып, бөр-тек санау минеке түгел. Аг-роном булганда кырларны саклап калуыңны, игеннәр-нең уңышны 3-5 центнерга күбрәк бирүен, кыскасы эшеңнең нәтиҗәсен күрү зур шатлык. Менә шунда гына мин бүгенге көндә мәрхүм әтиемнең “нинди эштә дә эшләп була, аны яратып башкарганда гына бер авырлыгын да сизмисең” дигән сүзләренә чынлап төшендем,- ди агроном. Бәхетенә, өч айдан соң Республика станциясенең ул чактагы начальнигы   Фоат Галәветдинов Ан-надан:
- Үкенмисеңме?- дип сорый. Дөресен әйтеп бирә. Һәм аны кабат үз эш урынына күчерәләр. Берничә ел элек үсемлекләрне саклау станциясе һәм орлыкчылык инспекциясе “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенә берләштерелде. Анна Степановнаның агроном булып эшләвенә 30  елдан артты. Аның белән даими аралашкан кеше буларак, агрономнарның кыш көне эшләре юк, дию белән килешмим мин. Кайчан да буш утырмый ул. Әле кә-газь эшенә чумган була, әле орлыкларны тикшерә, әле яңалыклар белән таныша. Шул арада хуҗалыклар белгечләре белән аралаша, киңәшләрен бирә. Сез, газета укучыларыбыздан,  килгән бакчачылыкка кагылышлы сорауларны да җавапсыз калдырмый. Аңа сезнең исемнән дә рәхмәтебезне җиткерәм, киләчәктә дә бергә эшләр-без дип ышанам. Ә шушы утыз ел эчендә тырыш хезмәте өчен ул район, республика күләмендәге Мактау грамоталары белән күп мәртәбәләр бүләкләнде.  Былтыр Анна Степановна  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Быел исә тормыш үзенең ике “5ле”сен куйды. Уңган хатын, яраткан әни, оныгы Полина өчен иң сөекле әби ул бүген. Әнисе дә кызының агроном булуы белән күптән килеште һәм берничә ел элек нәкъ менә аның янына яшәргә күченеп килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International