Июльдән – яңа тарифлар

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хәзер елга бер тапкыр – июль аеннан арттырылса да, тарифлар суммасы ел башыннан ук билгеләнә. Сезнең игътибарга район башкарма комитетының 2014 елның 28 ноябрендәге 566 а-п номерлы карары нигезендә агымдагы елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк Буа муниципаль районы һәм шәһәре халкына торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең яңа бәяләрен тәкъдим итәбез.

Идарәче компания җитәкчелеге белдерүенчә, барлык хезмәтләр өчен бәяләр субсидияләнүче сумма кысаларында 0,9 процентка арттырылды. Шәһәрдә күпквартиралы йортларда үз милекләрен хосусыйлаштырмыйча яшәүчеләр капиталь ремонт өчен хосусыйлаштырылганнарга карата азрак түләүләре халыкта берничә ел инде ризасызлык тудырды. Июльдән күчемсез мөлкәтне хосусыйлаштырылмаган хуҗалар торакның һәр квадрат метры өчен 5 сум 50 тиен түли башлаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International