Кичә Казанның Ярдәм мәчетендә популяр җырлар авторы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың яңа китабын тәкъдим итү булды. “Ярдәм” шигырьләр җыентыгы — аның өченче китабы.
Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Кичәдә Лилия үзенең шигырьләрен укыды, аның шигырьләренә язылган төрле җырлар яңгырады. Лилиянең иҗаты тормышка мәхәббәт, яшәеш һәм мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган. Соңгы вакытта алар арасында дини темага да зур урын бирелә башлады. Тумыштан гарип булса да, Лилия иҗади һәм социаль юнәлештә актив эшчәнлек алып бара, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.