27 гыйнварда Россия Ленинград блокадасы өзелү көнен искә ала. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве – Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр.
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. 2015 елда бу тарихи датага 71 ел тулды. 27 гыйнварда Казанда Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Әлеге һәйкәл сугыш елларында Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне сыендырган Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Кышкы суыкка, олы яшькә карамастан, бу тантанага 60тан артык сугыш ветераны – Ленинград блокадасының тере шаһитлары килде. Шулай ук аларга Сәид-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда мәктәп укучылары, балалар иҗат коллективлары “Мәңге исәннәр” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте.
Казанның “Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинград шәһәре кешеләре” иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 176 “блокада баласы” яши һәм аларның саны көннән кими, ә бит кайчандыр алар меңләгән кеше булган.
Сугыш башлангач, Татарстанга Украина, Белоруссия, Балтыйк буеннан, Ленинград, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән 70 предприятие, һәм шулар белән бергә 1942 елның язына 270 мең кеше эвакуацияләнә, аларның 136 меңе Казанда төпләнә. Ленинградтан оптика-механика заводы, фотокәгазь фабрикасы, авиация заводы, пыяла заводы, резин заводы, химия-технология, финанс-икътисад, физика-техника институтлары Казанга күчерелә. Оптика-механика заводы белгечләре һәм җиһазлары төялгән җиде эшелонның 1941 елның июль-август айларында Дәрвишләр бистәсенә килүе мәгълүм. Ә менә 1942 елның апрелендә юлга чыккан сигезенче эшелон тарихка “үлем эшелоны” исеме белән кереп кала, чөнки ул вакытта инде камалышта калган Ленинградтан чыга алган халыкның Казан җиренә яртысы гына исән-имин килеп җитә.
– Безнең гаилә 1942 елның язында Казанга килеп төшкәндә миңа 13 яшь иде, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә искә алып сөйли Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәкләр куйган 85 яшьлек Елена Тютюник. – Абыем сугышта һәлак булды. Казанга әти, әни, 5 яшьлек кызы Майя белән апам Зина һәм миннән биш яшькә олырак апам Хава белән килдек. Шәһәрдә Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләр күп иде. Башта безне Дәрвишләр бистәсендәге клуб бинасына урнаштырдылар, урын өсте турында хыяллану да юк, такта идәндә йокладык. Аннары баракта бүлмә бирделәр. Хава апам торф чыгарырга эшкә йөреп, бик нык салкын тидерде, нәтиҗәдә бик яшьли вафат булды. Әтием бик кайгырды, сугыш беткәч Казаннан китмәвебез дә шуның белән бәйле: әти белән әни апаның каберен ташларга теләмәде. Зина апам сугыштан соң Ленинградка кайтып китте – аны иренең әти-әнисе эзләп тапты, ә ире, кызганычка, сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалды. Майя сеңлем белән әле дә телефон аша сөйләшеп торабыз, ул да анда бу көннәрдә Ленинград камалышы өзелү вакыйгасы уңаеннан тантаналарда катнашуы турында әйтә.
Башка күп кенә “блокада балалары” кебек, Елена Тютюник та Казанны үзенең туган шәһәре кебек якын итә, чөнки бөтен гомере шушында узган: гаилә корып ике бала тәрбияләгән, инде оныкларының да балалары үсеп килә. 45 ел оптика-механика заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тормышта күп авырлыклар кичерергә туры килгәнгә күрә Ходай озын гомер биргәндер, дип юрый ул.
– Дәрвишләр бистәсендәге бик күп йорт һәм биналарны без, эвакуацияләнгән кешеләр, бергәләп төзедек. Элек кешеләр дус-тату яши иде. Кеше әйберенә тию, кешене җәберләү кебек күренешләр юк иде. Әле сугыш еллыранда монда немец әсирләренең бараклар төзегәнен хәтерлим. Без алар яннарыннан үткәндә, эчәргә су сорыйлар: “Безнең дә илебездә гаиләләребез көтә, безне сугышка мәҗбүри җибәрделәр”, – дип әйтәләр иде. Сугыш афәтен бүгенге балаларга күрергә язмасын. Көн саен телевизордан Украинадагы хәлләрне күрәм дә, кешелеккә һаман нәрсә җитми икән, дип елыйм. Безнең балачак, яшьлек сугыш кайгысы белән тулы. Яшәгән йортлабыз җир белән тигезләнде, күпме якыннарыбызны, туганнарыбызны югалттык,.. – дип күңеле тулып сөйли чал чәчле ханым.
Ветераннар мәктәп укучылары алдында да чыгыш ясады. Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу чарасында катнашкан “Бердәм Россия” фиркасенең Казан бүлеге башлыгы Наил Хөснетдинов ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз күрсәткән батырлыкны беркайчан да онытырга ярамый.
– Бүген үткән тарихны үзгәртергә тырышучылар табылып тора. Халыкны интектермәс өчен Ленинградны дошман кулына калдырырга кирәк булгандыр, дип сорау күтәрүчеләр бар. Бәлки, безгә карышмыйча, бөтен илне дошманга тапшырасы булгандыр?! Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм киләсе буыннарга тыныч тормышны саклау өчен миллионлаган ватандашыбыз үз гомерен корбан итте. Әле Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән кешеләр исән, алар, булдыра алганча, яшьләр белән очрашып, үсеп килүче буынга чын дөреслекне сөйләсеннәр иде, – дип теләкләрен җиткерде Наил Хөснетдинов.
Источник:http://intertat.ru/tt/society-tt/item/40931-leningrad-өchen-sugyishta-zhiңү-kөne-foto.html