Авыл китапханәсе барысын бергә җыя

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Боерган авылына баргач китапханәгә сугылдым. Андагы тәртипне күреп, укучыларның күп булуына сөенеп кайттым.
Мәдәният йортының икенче катында урнашкан китапханәдән укучылар өзелми. Үзенә дә китаплар “җене” сугылган китапханә-че Елена Хлынова биредә эшне дөрес оештырып, авылдашлары, китап сөючеләр белән төрле темага конкурслар, әдәби чаралар үткәрә.
Китап укучылар аз түгел икән бу төбәктә. Узган елда 778 кеше барлыгы 21392 китап алып укыган.
- Китапханәнең төп бурычы халыкны китап укуга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Уңайлы хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар. Барлык китаплар да компьютер  базасына кертелгән. Китапханә төрле язучыларыбызның яңа әсәрләреннән торган китаплар белән тулыланып тора,- ди Елена.
Аның тарафыннан биредә үткәреләчәк атналык, айлык эш планнары белән танышуымны дәвам итәм. Кышкы каникул вакытында укучылар белән үткәрел-гән чарага аерым тукталасы килә. Елена җирле шагыйрьләрне, язучыларны китапханәгә чакырып, тү-гәрәк өстәл артында кү-ңелле чара үткәргән.
- Шәһәрдән ялга кайтучы балалар да актив булды. Алар язучы абыйларына үзләренең сорауларын гына биреп калмыйча, шигырь язу серләренә дә өйрәнделәр,- ди Елена Хлынова.
Атнага ике тапкыр Иске Борындык, Чуаш Сарыкамышы авылларында яшәүчеләргә алар сораган китапларны илтеп бирә. Китапханәдә китап укучылар өчен бөтен шартлар булдырылган. Киштәләрдәге төрле авторларның китапларын эзләп табуы бик җайлы. Киштәләрдәге махсус рульләрне боргач, алар хәрәкәткә килә. Киш-тәләр роликларда рельслар буенча бинаның бер башыннан икенчесенә күчереп йөртелә.
- Әлеге уңайлы киштәләрне “Гигант” колхозының элеккеге рәисе Нурислам абый Кадыйров алып кайтып, урнаштырткан булган,- дип өстәп куйды Елена. “Боерганның данлыклы шәхесләре” дигән стендта әлеге авылның уңганнарына киң урын бирелгән. Китапханәнең бер бүлеге музейны хәтерләтә. Еленаның һәм авылдашларның зур тырышлыгы белән ан-да бик күп тарихи экспонатлар тупланган. Кайберләрен, мәсәлән, Еленаның кулындагы кебек, балчыктан эшләнгән савытны әлеге төбәктә археологик эзләнүләр алып барганда җир куеныннан табып алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International