Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Көзгә яңа бакчалар өлгерә
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратларны бетерү республика программасы кысаларында быел шәһәрдә тагын ике яңа балалар бакчасы сафка баса. Алар Көнбатыш һәм Төньяк микрорайоннарында урнашачак.
Көнбатыш бистәдә яңа төзелеш
Биредәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе “Ромашка”дан кала шәһәрдә икенче зур балалар бакчасы булачак. Әйтергә кирәк, мондый 140 урынга исәп-ләнгән зур бакча Идел аръягы районнарында да берничә генә. Яңа бакча кабат кулланылучы типлы проект буенча төзелә. Бина ике катлы, ул 2 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданны били. Бакчаларга чиратларны бетерү республика программасы буенча төзелүче әлеге объектка республика бюджетыннан 83 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителәчәк. Бакчаны төзү эшенә алынган подрядчы оешма “Стройград” җәмгыяте эшчеләре бүгенге көндә бинаның беренче катын күтәрәләр. Эш шундый темпта барса, алар 1 сентябрьгә кадәр объектны тапшырырга ниятлиләр. Шулай ук бу срокка бакча территориясен төзекләндерү, яшелләндерү, бизәү эшләре дә тәмамланырга тиеш.
Яшь гаиләләргә бүләк
“2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге вакытка авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программа нигезендә төзелүче бакча 80 урынга исәпләнгән. Ул Бикмураз авылы янындагы Төньяк-Көнчыгыш бистәдә урнашачак. Әлеге урын юкка сайланмаган – үсеп килүче микрорайонда яшь гаиләләр саны күбәя бара, аннары бакчаның иң якын дигәненә дә ара шактый. Яңасын төзү өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелә. Стандарт типлы проект буенча төзеләчәк әлеге объектның гомуми мәйданы 1400 квадрат метрны тәшкил итә. Хәзерге көндә подрядчы оешма “ПМК-6” җәмгыяте эшче-ләре бинаның беренче катын өеп бетерделәр. Алар да биредәге барлык төзү эшләрен яңа уку елына кадәр төгәлләргә җыеналар.
Сүз уңаеннан, районда барлыгы 43 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе бар. Шуларның 30ы авылда, 13е шәһәрдә. Соңгыларына бүгенге көндә 1397 бала йөри.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Наталья КУЗНЕЦОВА, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты:
-Бүгенге көндә 385 сабый (мәгълүмат 16 гыйнварга алынды) балалар бакчасына чират көтә. Шуның 114е туганнан алып 1,5 яшькә кадәр, 229ы 1,5 тән 3 яшькә кадәр, 41е 3тән 7 яшькә кадәрге балалар. Бакчалардагы урыннарга күбрәк 1,5 тән 3 яшькә кадәргеләр мохтаҗ. Калганнары – туганнан алып 1,5 яшькә кадәрге һәм 3-7 яшьлек балалар урыннарга ул кадәр ихтыяҗ кичерми. Беренчеләренең әти-әниләре нәниләре тугач ук чиратка бассалар да, бакчага бик яшьли бирәселәре килми. Ә өлкән төркемнәр арасындагы чират яңа “садик”лар, бакчаларны тәмамлаучылар хисабына хәл ителәчәк.
Илдус ГЫЙЗЗӘТОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:
-Быел шушы ике яңа бакчаны төзүдән тыш, эшләп килүчеләренә капиталь ремонт ясау планга кертел-мәгән. Тик без шулай да шәһәрдәге “Теремок”, “Аленушка”, “Әкият” балалар бакчаларын төзекләндерүгә финанс ярдәме сорап Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Уңай җавап булса, без аларны да яңартырга әзер.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз