Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесенең урынбасары Л.В.Усманова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты.

Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Шулай ук тантанада ООО “Камкомбанк”ның вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International