Олысын-кечесен сөендерде

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов районга бүләк иткән китаплардан бер кечкенә китапханә ачып булыр иде. Тарихи, әдәби, сәяси, социаль һәм башка бик күп темаларны яктырткан әдәбиятны олысы-кечесе бик сөенеп укый.
Соңгы тапкыр ул мондый күчтәнәчне “Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары артыннан җибәргән иде. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр, район китапханәчеләре бүләкне шатланып кабул иттеләр.
-Яңа китаплар кайткач, бигрәк тә пенсионерлар шатландылар. Тарихи романнарны, детектив әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп укыйлар, - ди Әлши авылы китапханәчесе Галина Михайлова. Коллегасы сүзләренә Иске Суыксудан Гөлнара Гыймадиева да кушыла.
- Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова әсәрләрен, Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин томлыклары кайткан көнне үк укучыларга биреп бетердем. Яңа, ялтыравыклы тышлы, матур рәсемле шигырь китапларын балалар да үз итте,  - диде ул.
Шәһәрнең үзәк китапханәсе тарафыннан төрле елларда игълан ителгән “Иң күп китап бүләк итүче”, “Мактаулы укучы” номинацияләрендә җиңгән якташыбыз Ислам Әхмәтҗановка әлеге изге эше өчен районның 30 мең укучысы да рәхмәт сүзләрен җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International