Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Буа шәһәренең 10 сыйныф укучылары өчен традицион “Ачык ишекләр” көне үтте. Яшьүсмерләргә ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында, гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер-беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар, акт язулары аларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук “Гаилә корырга мин әзерме?” дигән диспутта актив катнаштылар, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.