Билгеле булганча, 2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. “Халык инвентаризациясе” акциясенең чираттагы этабы да нәкъ менә шуңа багышланган булачак. Бу юлы халык паркларның торышын контрольгә алыр һәм агач-куакларның законсыз киселешенә каршы көрәшер, дип уйланыла.
Бу турыда “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэриясенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре Комитеты рәисе Марат Шәйдуллин хәбәр итте.
Җитәкче сүзләренә караганда, Казанда муниципаль хакимият һәм халык арасында тыгыз элемтә урнашкан. Казанлылар башкалада тәртип урнаштыруга зур өлеш кертә. “Халык инвентаризациясе” акциясе исә күптән халык арасында зур популярлык казанган.
- Без әлеге акцияне өч этапта уздырдык инде. Нәтиҗәдә, халыкның муниципаль дәрәҗәдәге түрәләргә карата ышанычы бермәбер артты. Шәһәр тормышындагы актуаль проблемалар да вакытында чишелә башлады, - дип белдерде Марат Шәйдуллин.
Билгеле булганча, узган ел әлеге чара ярдәмендә ташландык җир һәм биналарны ачыкладылар. Халыктан барлыгы 798 мөрәҗәгать килеп иреште. 2014 ел башында исә акциянең чираттагы этабы башланып китте. Бу юлы инде халык хокук сакчыларына законыз сату-алу нокталары һәм машина кую урыннарын ачыкларга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, акциядә катнашучылар саны артты, шикаятьләрнең гомуми саны исә 1 044кә җитте. “Халык инвентаризациясе” акциясенең өченче этабы законсыз уен салоннарын юк итүгә багышланды. Бу чорда Казан башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына казанлылардан барлыгы 104 мөрәҗәгать килеп ирешкәнлеге мәгълүм.
Быел яз көне исә “Халык инвентаризациясе” акциясенең чираттагы этабы башланып китәчәк. Әлеге акция агач-куакларның законсыз киселүен кисәтү һәм башкала парк һәм скверларында тәртип саклауга багышланачак.
- Нәтиҗәдә, Казан шәһәрендәге яшел үсентеләрнең гомуми саны барланачак. Моңа “Яшел рекорд” проекты кысаларында утыртылган агачлар да керә. Әлеге акциянең икътисади ягына килгәндә, ул яшел үсентеләрне карап тотуга китә торган бюджет акчаларын дөрес итеп санарга ярдәм итәчәк, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин да «Халык инвентаризациясе” акциясе турында үз фикерен җиткерде.
- Әлеге акция, чыннан да, халыкта зур яклау тапты. Татарстан Президенты “Халык инвентаризациясе”н республиканың барча муниципаль районнарда уздырырга боерды. Әле алай гына да түгел, мондый акцияне Россиянең башка төбәкләрендә дә үткәрә башладылар, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Источник: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/41126-halyik-inventarizatsiyase-dәvam-itә-chiratta-nәrsә?.html