Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Сингапурда күргәннәр
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Сингапурча укыту нинди була? Күптән түгел 1 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Кәримуллина моны үз күзләре белән күреп кайтты. Татарстаннан иң көчле 24 укытучыга чит илгә сәяхәтне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Гөрләп яшәргә
өйрәтүче дәресләр
Гөлгенә Җәүдәтовна Сингапур алымы белән “заочно” таныш инде, узган елгы уку елында аларча укытуның ике этабын уңышлы үтте. Ә өченче этапта Сингапурның Татарстан укытучылары белән хезмәттәшлек итүче компаниясе хезмәткәр-ләре алдында ачык дәрес бирде. Алтынчылар белән “Яхшылык һәм яманлык” темасын күтәрделәр. Чит ил укытучылары аның дәресләрен иң әйбәте дип таптылар.
Биш көндә сингапурлыларның дистә еллар буе тупланган укыту системасын өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, билгеле. Татарстанлылар балалар бакчаларындагы, урта-югары уку йортларындагы, мәд-рәсәләрдәге матди база, белем бирү этаплары, укучылар, укытучылар, дисциплина белән таныштылар. Баксаң, сингапурлы мөгаллимнәр үзләре ачык дә-ресләр күрсәтмиләр, аларда утыру насыйп булмады.
Укулар Сингапур шәһәрендә оештырылды. Беренче көнне укытучыларны проект-ның директоры илнең тарихы, үсеш юллары, икътисады белән таныштырды. Безнең илдән аермалы буларак, Сингапурның табигый ресурсы ярлы. Иң зур байлыгы – халкы. Шуңа күрә дәүләт дөньякүләм көндәшлеккә каршы торырлык белем бирү системасы оештыру өчен берни дә кызганмый. Уку тормыш принцибы буенча төзелгән.
Аларда һәм бездә
Сингапурда мәктәпләр – белем бирү һәм тәҗрибә базасы. Анда укыту практика белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Әллә ничә гектарлы мәйданнарда биологияне тирәннән өйрәнү өчен оранжереяләр тоталар, балыклар үстерәләр, бө-җәкләр үрчетәләр. Төгәл фәннәрне практикада өйрәнү өчен лабораторияләр, махсус экраннар урнаштырылган. Белем бирү этабы берничә: бала 7 яшеннән алып 12 яшькәчә башлангычта санала, 13тән 16 яшькәчә урта звенода уку – 4-5 ел. Монда инде профильле укулар башлана. 7 фәннән имтихан тапшыралар. 5есе – мәҗбүри. Ә 9-10 сыйныфлар үз программалары буенча укыйлар. Монда фәннәр саны киметелә. Өлкән звенода уку срогы – 1-3 ел. Укучыга бу вакытта 17-19 яшь була. Болар инде бездәге техникумнар, колледжлар сыман. Ә университетларда уку 3-4 ел. Гадәттә, студентлар 20-23 яшьлекләр. Монда дәүләт имтиханнарын тапшыру 6, 10, 12 сыйныфларны тәмамлаганнан соң үткәрелә. Уку йортларында укучылар ел саен эчке имтиханнар тапшыралар.
Монда белем бирү өлкәсендә очраклы кешеләр юк. Укытучы һөнәрен сайлаган мәктәп чыгарылышы төрле яклы сынау уза. Гариза тапшырганнан соң, барысын да аңлап карар кабул итсен өчен 6 айга мәктәпләргә эшкә җибәрелә. Әлеге уку, аңа карата биргән характеристика нигезендә институтка имтиханнар тапшырырга рөхсәт бирелә. Институтта уку теория һәм практика методы буенча алып барыла.
Сыйныфларда балаларны көчлеләргә һәм “йомшак” укучыларга бүлеп карау юк. Төркем-төркем эшләгәндә көчле укучылар башкаларга булыша, ягъни укытучы ролендә аңлаталар. Күрәсең, мондый алым үзенең нәтиҗәсен бирә. Сингапурда дәүләт белән идарә итүчеләр әзер-ләүче аерым мәктәп эшли.Ул элиталы чыгарылышлар чыгаручы уку йорты. Монда инде укучыларның “каймакларын” гына кабул итәләр.
-Мәктәпләрдә укулар иртәнге 7дә дәүләт гимнын башкару һәм әләмен күтәрү бе-лән башлана. Укучылар бердәм формадан. Беркем кабул ителгән уставны бозмый. Мине бигрәк тә балаларның тәрбиялелеге, ярдәмчеллеге, мәдәнилеге, тырышлыгы гаҗәпләндерде, - ди Гөлгенә. Тагын бер кызык әйбер – мәктәпләрдә диварлар “сөйли”. Анда яхшы укучыларның эшләре күрсәтелә. Белем бирү түләүле. Ул төрле мәктәпләрдә төрлечә. Тирәннән белем бирүчеләрендә кыйммәт. Күпчелек укый торган гади мәктәпләрдә ата-аналар зур булмаган сумма түлиләр.
- Билгеле, аларның укыту системасын безгә турыдан-туры күчерү мөмкин түгел. Ләкин сингапурлылардан үрнәк алырлык нәрсә күп. Бигрәк тә теория белән практиканың тыгыз бәйләнешен өлге итеп алыр идем, - ди Гөлгенә Кәримуллина.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз