Буа тарихына “кара” дата булып кереп калган 4 февраль көне быел да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен шәһәрнең үзәк мәйданына җыйды – алар батырларча һәлак булган коллегаларын искә алдылар.
Традиция буенча митингны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде.
-Хәрби частьтан качкан дезертирларның Буадан ары китә алмаулары, башка шәһәр, район кешеләренә зыян салмаулары өчен без егетләребезгә бурычлы. Гади халыкны яклап калулары батыр полицейскийларга да, аларның газизләренә дә бик кыйммәткә төште. Шуңа да без аларны мәңге онытырга тиеш түгелбез, - диде. Аның сүзләренә бүлек начальнигы Айрат Ханбиков та кушылды. Ул Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохоринның геройларның якыннарының кайгыларын уртаклашуы хакында әйтте.
Соңыннан һавада ату залпы яңгырады. Барысы да батыр райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.