Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Тормыш “кадрлары”
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Минем тормышым кинодагы кебек булды. Ә аның сценариен сугыш язды...
“Кулак кызы”
Сәгать текелдәве астында тәмләп йокыга китәм дигәндә генә өйгә авылдаш малай чабып керде һәм аны дивардан куптара башлады.
- Ник тиясең сәгатькә? Синеке түгел ул, - дип каршы төшеп маташкан идем,
- Кулак кызы, тик тор, - дип янап, аны күтә-реп чыгып китте. Алдагы көнне өйдән итекләребезгә кадәр алып чыгып киткән-нәр иде, хәзер, әнә, текелдәгән тавыш булмагач, өй эче тып-тын. Аннары йортыбызны да сүтеп алдылар. Авылның на-муслырак кешеләре хет бер өлешен балаларга калдырыгыз, кайда кунарлар, дип куштаннарны оятка китергәч, алгы якка тимәделәр. Бу мәһшәрдә кайсы кая таралышкан тавыкларыбыз да куначага кайтып ояладылар.
...Менә шулай гаиләбез яңадан тернәкләнеп кенә килгәндә немец сугыш башлады. Авыл сәхнәләрендә театр-концертлар куеп йөргәндә әйбәт кенә егеткә гашыйк булып кияүгә чыктым. Бер атна гына яшәп калдык. Фронтка алдылар. Шуннан үзе дә кайтмады, хәбәре дә килмәде...
Авылда минем кебекләр рәттән, жәллә-теп торыр чак түгел. Мине Бөгелмәгә укырга җибәрделәр. Укытучы булып кал, дип кыстасалар да, авылга кайттым, тракторга утырдым. Хезмәт хакына паек бирә-ләр, ләкин өйгә бер әйбер дә алып кайтып булмый. Ачлык, кешеләр үлән ашап харап булдылар. Кечкенә энем дә яшь арыш ашап чүт үлмәде. Көне-төне кырда. Тракторларның хәзерге кебек өсте ябулы түгел, басу тулы бүре. Ач күзләре белән туп-туры карап калалар. Ничек йө-рәгем ярылып үлмәдем шунда?! Бервакыт МТСтан кайтып килгәндә салам күче өстенә төлкеләр яткан. Аларның берсе ташланса, өере белән һөҗүм итәләр, ди-ләр. Үземне түгел, өстемдәге тунымны жәлләдем – әниемә калыр, дип тора идем. Әллә шушы уйларым ярдәм итте, исән-имин авылга кайтып җиттем.
Югалган ирем кайтты...
Сугыш бетте, исәннәр кайтты. Мин һаман иремне өзелеп көттем. Җаны булса, хә-бәр бирер иде, дип өметләнәм. Юк. Үзем тракторда эшлим. Берчакны бергә эш-ләгән тракторчы егет өйләнергә сүз кушты. Мин ризалаштым. Хәләлем алтын таулары вәгъдә итмәде, ничек булдырабыз, шулай яшәрбез, диде. Парлап тракторда хезмәт куябыз. Ирем ипле, сабыр холыклы, бик әйбәт кеше булып чыкты. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, 1952 елда, күпме өзелеп көткән беренче ирем кайтып төшмәсенме?! Мин икенче балама авырлы. Ул ялварып үзе белән яшәргә дәшә, әсирлектә идем, сиңа хәбәр салган булсам, “кулак кызы” дигән исемең дә бар, яхшы булмас иде, ди. Мин, хәбәр ит-кән булсаң, беркемгә дә әйтмәгән булыр идем, дип ачуланам. Хәзерге ирем Җиһангәрәйнең күзләренә карыйм:
- Күңелең ничек куша, шулай эшлә, - ди ул, үзе мине бик ярата иде. Ничек шундый кешене ташлап китәсең?! Тәүге мә-хәббәтем китте. Шуннан соң күрмәдем дә, ә Җиһангәрәем белән бик матур яшәп дүрт бала үстердек. Ул да фронтовик. Су-гыштан беркем көтмәгән үзен. Тол хатыннарның, ятим балаларның күзләренә кү-тәрелеп карарга да кыймый идем, дип сөйли иде ул. Сугыш турында кинолар карамый, ветераннар белән очрашуга йөрми иде мәрхүм. Фронтта чакта бер таныш түгел хатын-кыз бәйләгән бияләйне киеп йөргән, эчендә хаты да булган. Шушы хатын-кыз белән сугыштан соң га-илә белән хатлар языштык, посылкалар салыштык, аларның да дүрт баласы иде. Егерме елдан соң ул иремне күреп тә китте, тик өйгә килмәде.
Сугыш еллары туксан яшьлек әбиегез хә-терендә шулай истә калган. Иң зур теләгем : дөньялар гына тыныч булсын!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз