Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Төрекләр чуашча өйрәнә
2015 елның 6 феврале, җомга
Үткән атна ахырында Боерган авылына үзенчәлекле кунаклар – чуаш телен, әдәбиятын, фольклорын өйрәнүче төрекләр булып китте. Авыл китапханәсендә алар “Тахаръял” төбәге язучылары, шагыйрьләре, туган якны өйрәнүчеләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.
Охшашлыклар күп
Төркиянең Кыркларели, Әнкара, Измир, Эдирне шәһәрләре уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре – филология фәннәре докторы, фольклорчы Бюлент Бәйрәм, шулай ук филология фәннәре докторы, тел-ләр өйрәнүче Фейзи Эрсой, филология фәннәре кандидаты, телләр өйрәнү-че Синан Гюзел, аспирант, телләр өйрәнүче Кемалетдин Явуз Татарстан һәм Чуашстан югары уку йортларына үзара студентлар алмашу максатында кил-гәннәр. Аларны туплаучы Бюлент Бәйрәм исә Григорий Тимофеевның “Тахаръял” китабын тәрҗемә итә башлаган. Ул берочтан әлеге төбәкнең географиясе, җирле халкы, әдәбиятчыларның эшләре белән танышу теләген дә тормышка ашырды бу көнне.
- Моның өчен күптәнге дус-тым, шушы авылда туып- үскән, “Сувар” газетасы баш редакторы Константин Малышевка рәхмәт. Аның белән әле татар телендә генә сөйләшә белгән вакытымда танышкан идем. Ул да татарча яхшы белә. Ә хәзер аның туган телендә дә иркенләп аралашабыз,- ди ул. Фейзи Эрсой, Синан Гюзел да чуашча әйбәт бе-ләләр. Кемалетдин Явуз исә бу өлкәгә кереп кенә килүен әйтте һәм киләчәк-тә укытучылары кебек булырга вәгъдә бирде. Кунаклар раславынча, бу бер дә авыр түгел. Аларда охшаш сүзләр күп, моңа әл-ләни кадәр мисал да китерделәр.
Бу көнне аралашу тулысынча чуаш телендә барды. Төрек кунаклар үзләре, эшләре турында сөйләде-ләр. Джелал Баяр университетында төрек теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләгән Бюлент Бәйрәмне телләр өйрәнү һәм тәҗри-бә туплау өчен Казанга җи-бәрәләр. Биредә ул 2 ел төрек телен укыта һәм үзе рус, татар, чуаш телләрен өйрәнә. Шунда чуаш фольклорын өйрәнүне дәвам итәргә карар кыла.
Казанда, Чабаксарда күп материал туплап, 2004 елда Төркиягә кайта. 2008 елда чуаш баһадирлары турында риваятьләр буенча докторлык диссертациясе яклый. Берничә елдан Кыркларели университетына күчә. Чуаш-төрек сүзлеген төзи, төрек телендә чуаш әкиятләре җыентыгын бастыра, “Улып” эпосын тәр-җемә итә. Бүген ул дистәгә якын китап, күпсанлы тәр-җемәләр авторы.
Фейзи Эрсой Чуашстан белән 1999 елда таныша – университетта стажировка үтә. 2009 елда чуаш халык риваятьләре җыентыгын, икенче елны төрек телендә “Чуаш теле грамматикасы”н бастырып чыгара.
Туган телегезне белегез!
Тахаръяллылар да чуаш фольклоры, гореф-гадәт-ләре, риваятьләре, музейлар сакланышы турында сөйләделәр. Әлшидән шагыйрь, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Николай Зимин, Шәмәктән шагыйрь, Россия язучылары берлеге әгъзасы Николай Дворов, Боерганнан туган якны өйрәнүче, Чуашстанның халык академигы, шагыйрь Анатолий Малышев шигырьләрен укыдылар, кунакларга китапларын бүләк иттеләр. Алар да, Әлшидән “Тахаръял” туган якны өйрәнү музее директоры, этнограф Евгений Афанасьев, туган якны өй-рәнүче, Боерган мәктәбе укытучысы Михаил Вериялов, укытучы Марина Вериялова да иң беренче чиратта очрашуга килгән мәктәп укучыларына мөрә-җәгать иттеләр.
- Туган телегезне яхшы бе-легез, һәрвакыт аралашыгыз. Аны сез сакларга ти-еш, шуны кайда да онытмагыз,- диделәр. Чуаш телен ЮНЕСКО юкка чыгучы телләр исемлегенә керт-кән. Ә туган телләрен онытмаска вәгъдә биргән балалар, чуаш телен өй-рәнүче, иркен аралашучы башка милләт вәкилләре булганда ул сакланачак әле – очрашуда катнашучылар шундый фикергә килделәр.
Бу көнне укучылар да туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, мәдәният хезмәткәрләре чуаш халык җырларын, биюләрен башкардылар, барысы бергә йола җырын җырладылар. Чараны алып барган китапханә мөдире Елена Хлынова барысын да әдәбият елы белән котлады, мондый очрашуларның тагын да булуын телә-де.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз