Билгеле булганча, 2014 ел азагында Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе булдырылды. “Татарстан – 2030” дип аталган әлеге проект республиканың киләчәген билгели дисәк тә ярый. Бу стратегия ярдәмендә Татарстан Россиянең алдынгы төбәге булудан туктап, лидерга әверелергә тиеш.
Проект Леонтьев Халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге тарафыннан әзерләнде. Узган елның октябрь аеннан башлап, әлеге программа Татарстан министрлыкларында тәкъдим ителде. 2015 ел башында исә документны “Татарстан-2030” стратегиясенең махсус сайтына урнаштырдылар. Шул рәвешле, хәзер проект белән теләгән һәркем таныша ала. Әле алай гына да түгел, биредә үз теләк-тәкъдимнәреңне калдыру мөмкинлеге дә бар.
Алдынгы гына түгел - лидер
Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеше турындагы документ 152 битне тәшкил итә. Төп максат – 2030 елга кадәр республиканы Россиянең алдынгы төбәгеннән чын мәгънәсендә лидерга әверелдерү. Халыкта патриотик хисләр тәрбияләү дә мөһим бурычларның берсе буларак карала. Халык “Татарстан – минем яшәү урыным” дигән фикердән ераклашып, “Татарстан – ул мин” дигән гыйбарәнең дөреслегенә төшенергә бурычлы.
Стратегия дүрт этапта тормышка ашырылачак. Аларның өчесе - өчәр ел, ә берсе алты ел дәвам итәчәк. Шул ук вакытта һәр өч ел саен проектка төзәтмәләр кертү күздә тотыла. Өстәвенә, һәр алты ел саен ул яңартылырга да тиеш.
- Соңгы елларда Татарстан шактый зур уңышларга иреште. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча республикабыз Россиянең алдынгы 10 төбәге арасына керә. Сату-алу базары, инвестицияләр һәм интеллектуаль капиталга карата көндәшлек аеруча киң җәелдерелгән шартларда, без киләчәк үсешебезнең стратегиясен билгеләргә һәм бу эшнең өстенлекле юнәлешләрен табарга бурычлы. Шул ук вакытта икътисади һәм социаль сәясәтне дә дөрес билгеләргә кирәк. Стартегиянең төп максаты – республикада 21 гасыр шартларына туры килә торган икътисад булдыру, - ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Тулаем төбәк продукты күләме 4,3 тапкыр артачак
“Татарстан – 2030” проекты кысаларында Татарстан биш җитештерү кластерын камилләштерүгә игътибар бирергә тиеш. Бу – ягулык-энергетика һәм химия, эшкәртү, агросәнәгать, инфраструктура, халыкка хезмәт күрсәтү тармаклары. Иң мөһиме, әлеге өлкәләргә инвестицион капитал җәлеп итәргә кирәк. Шул очракта, 2025 елдан башлап Татарстан икътисадын зур алгарыш көтә. Тулаем төбәк продукты үскәннән-үсәчәк һәм 2030 елда 6,996 триллион сум тәшкил итәчәк. Бу - 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 4,3 тапкырга артык. Әлбәттә, биредә сүз оптимистик сценарий турында бара. Инерцияле сценарий исә республиканың тулаем төбәк продуктын 4,2 триллион сумга гына арттыра, ә төп сценарий аның күләмен 2030 елга 5,5 триллион сум дип билгели.
- Татарстан – Россиянең алдынгы төбәге. Аңа амбиция, зур тәҗрибә һәм актив икътисади сәясәт хас. Республиканың көндәшлек ягыннан иң зур өстенлеге - углеводород запасларының зур булуы, нефть һәм химия бизнесын җәелдерү, аның Евразиянең үзәгендә урнашуы һәм Россиядә югары икътисади бәйсезлеккә ия алдынгы төбәк булуы, - диелгән “Татарстан-2030” проекты документында.
Нәрсә комачаулый?
Шул ук вакытта стратегияне әзерләүчеләр республикадагы актуаль проблемаларга да тукталган. Араларында югары квалилфикацияле кадрлар җитмәү, хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән, төбәкнең федераль үзәк карарлары һәм акчаларына бәйле булуы кебек пунктлар да бар. Көндәшлеккә сәләтлелек тә бераз аксый. Эшкәртү сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтле булмавы, нефть, газ һәм химия өлкәсендә чимал җитмәү, экологик проблемалар республикага үсеш кичерергә комачаулый да инде.
- Татарстанның социаль-икътисади үсеш стартегиясен әзерләүгә алынуын гадәти күренеш дип саныйм. Ник дигәндә, республика чит ил тәҗрибәсен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Шунысы мөһим: Татарстанда социаль-икътисади үсешне билгели торган программалар күптәннән бар. Тик республикага озаграк вакытка исәпләнгән стратегия булдырырга кирәк иде. Ул Татарстанга төп юнәлешләр буенча камилләшергә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклый Леонтьев үзәгенең генераль директор урынбасары Борис Жихаревич.
Источник: http://intertat.ru