Россиядә ял итү кыйммәткә төшәчәк

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Туризм буенча белгечләр, Россиядә ял итү 15 %ка кыйммәтләнергә мөмкин, дип фаразлый. Инфляция аркасында кунакханәләр туристларны урнаштыру бәяләрен арттырыга мәҗбүр булган.

 

Бу хакта Россия туристлар операторы ассоциациясенең вице-президенты Илья Уманский җиткергән. "Кунакханәләрне азык-төлек белән тәэмин итүчеләр бәяне 20-30 %ка арттырды", — дип ачыклык кертә ул.

 

Әйтик, бүген Кара диңгез яр буена урнашу 9 %ка  кыйммәтләнгән. Шулай да, Россия халкы арасында үзебездә ял итүне өстен күрүчеләр саны 30 %ка арткан. Ә чит илгә чыгучылар 40-50 %ка кимегән.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International