Светофор бәйрәме узды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

“Яшел ут” район конкурсында шәһәрнең “Чишмә” балалар бакчасы да катнашты. Бүген алар “Светофория иленә сәяхәт” дигән тамаша күрсәттеләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Аннан Сергудаева, район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Наталья Кузнецова да катнаштылар.

Кунаклар соңыннан юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белгән өчен балаларга бүләкләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International