Эшмәкәрләрне тынычлыкта калдырачаклар: уңай һәм тискәре яклары

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Хәтерләсәгез, узган ел азагында Россия Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләренә “күзәтчелек каникуллары” игълан итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде.

- Әгәр дә компаниядә өч ел дәвамында хокук бозу очраклары ачыкланмаган икән, киләсе өч елда аңа карата тикшерү эшләре үткәрелмәскә тиеш, - дип ассызыклаган иде Президент Дәүләт Думасына юлламасында.

Әле алай гына да түгел,  эшмәкәрләргә карата уздырыла торган тикшерүләрнең барышы һәм аның нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә ачык булуы шарт.

- Эшкуарларны тулысынча контрольдә тоту принцибыннан читләшергә, тикшерүләрне хокук бозылу мөмкинлеге булган очракларда гына уздырырга кирәк, - дип белдерде Владимир Путин.

50 процентка кыскарды

Контроль органнарының әледән-әле тикшерүләр белән килүе Татарстан эшкуарларының да баш баләсенә әверелгән иде. Малтабарлар хакимият вәкилләренең урынсыз басымыннан шактый озак интекте. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә: Татарстан эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов сүзләренчә, соңгы ике ел эчендә аның исеменә республика малтабарларыннан 1 меңнән артык шикаять килгән. Аларның күбесе нәкъ менә тикшерү органнарының эшмәкәрләргә артык зур басым ясавы белән бәйле...

Владимир Путинның чыгышыннан соң республика эшкуарлары бераз тынычланып калды кебек. Өстәвенә, җитәкчелек кризис чорында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча игътибар бирүне бурыч итеп куйды. Нәтиҗәдә, күзәтчелек органнары эшкуарларны төрле тикшерүләрдән азат итә башлады.

Беренчеләрдән булып, Татарстан прокуратурасы 2015 елга исәпләнгән юридик зат һәм эшмәкәрләргә карата тикшерүләр графигын раслады. Әлеге эшчәнлек вакытында алар контроль органнары тарафыннан тәкъдим ителгән күзәтчелек гамәлләрен 51,4 процентка (!) кыскартты.

Без дөрес юлда...

Роспотребнадзор идарәсе малтабарларны “тынычлыкта” калдырачагы турында шулай ук 2014 ел азагында ук хәбәр иткән иде. Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, тикшерүләр җәмәгать туклануы урыннары һәм кунакханәләргә генә кагылачак, дип белдергән иде идарә башлыгы Марина Патяшина. Җитәкче сүзләренчә, Роспотребнадзор идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләренә карата тикшерүләрне соңгы өч елда болай да 25 процентка киметкә инде.

Күптән түгел уздырылган коллегия утырышында  башка төрле мәгълүмат билгеле булды.

- Агымдагы елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә карата күзәтчелек гамәлләрен 40 процентка кыскарту күздә тотыла, - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Ә менә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин малтабарларның министрлык вәкилләре контроленнән тулысынча азат ителүе турында белдерде.

- Хәзер без әлеге урыннарга федераль үзәк кушуы буенча яки аерым кешеләрнең шикаятьләре нигезендә генә йөри башлаячакбыз. Миңа калса, без дөрес юлда. Шулай да, халык аеруча күп йөри торган урыннарны һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк, - диде министр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коллегия утырышында.

Килешмәүчеләр дә бар

Хәер, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе үзәге башлыгы Игорь Паньшин кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен тикшерүләрдән тулысынча азат итү карары белән килешми. Җитәкче сүзләренчә, бу фикернең ни рәвешле “туганын” аңлау өчен Пермьдәге “Хромая лошадь” кафесында булган янгынны искә төшерү дә җитә. Хәтерләсәгез, ул чагында “кызыл әтәч” 156 кешенең гомерен өзгән иде.

- Малтабарларны тикшерүләрдән азат итү намуссыз эшкуарлар өчен бәйрәмгә әверелергә тиеш түгел. “Хромая лошадь” кафесы шулай ук кече бизнеска карый. Дөресен генә әйткәндә, кече бизнес тармагында янгыннар бик күп булды һәм бу вәзгыять безне шактый борчый. Әлбәттә, мондый эшмәкәрлек вәкилләренә артык зур басым ясау дөрес түгел. Тик ничек кенә булмасын, алар үзләренең күзәтү астында булуын һәрвакыт тоеп торырга тиеш, - диде Игорь Паньшин.

Шунысын да искәртергә кирәк, 2014 елда Татарстанның янгын инспекторлары 8 мең тикшерү уздырган. Аларның яртысы - алдан планлаштырылган тикшерүләр. Быел исә алар барлыгы 7 мең тикшерү уздырырга тиеш булган.

Эшмәкәрләр канәгать

Без эшмәкәрләрнең үзләреннән дә “күзәтчелек каникуллары”на бәйле фикерләре белән кызыксындык. Казандагы халык арасында аеруча популяр хәләл кафе хуҗасы Рабига Бәдгиева сүзләренчә, алар әле бер ел элек кенә ачылган. Шуңа күрә тикшерүләр белән килүче булмаган.

- Быел янгын куркынычсызлыгы вәкилләре дә, Роспотребнадзор да, санипедстанция дә тикшерү белән килми калмас, мөгаен. Аллага шөкер, безнең барысы да тәртиптә – куркасы юк. Әгәр дә инде “күзәтчелек каникуллары” дигән нәрсә чыннан да дөрес булса, бигрәк тә яхшы. Алар юк-бар өчен дә штраф сала дип сөйлиләр, - ди кафе хуҗасы.

Чистайның “Таттеплотруба” компаниясе җитәкчесе Дмитрий Бобков сүзләренчә, алар шулай ук күзәтчелек органнары тикшерүләреннән әллә ни интекмәгән икән.

- Янгын куркынычсызлыгы органнары тикшерүләреннән курыкмыйбыз. Без алар белән дус-тату, мөнәсәбәтләребез яхшы. Бизнесыбыз торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле булганга, кайчакларда аларга ярдәм итәргә дә туры килә әле. Шуңа күрә үзара аңлашып эшлибез, - дип ассызыклады җитәкче.

Тагын бер мәгълүмат: кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең әһәмияте кризис чорында аеруча актуаль төс алды. Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы проектында да бу тармакка шактый зур игътибар бирелгән. Шул рәвешле, хәзер Татарстан җитәкчелеге эшмәкәрләр өчен каралган кайбер салым ставкаларын 15 проценттан - 7,5 һәм 6 проценттан 1 процентка кадәр киметә ала. Ә инде үз эшен яңа гына ачып җибәргән малтабарлар салым түләүдән 2 елга азат ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International