Буада грипп һәм тын юллары вирус инфекциясеннән авыручылар күп түгел

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Үзәк дәваханәнең табиб эпидемиологы Резедә Җәләлова сүзләренчә, быелның гынварыннан районда 71 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

Резедә Вадимовна шулай ук чиргә каршы кисәтү чараларының мөһимлеген ассызыклады. С витаминына бай ризыклар ашарга, саф һавада күбрәк булырга, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясарга киңәш итте ул. Шулай ук грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International