Яшьләрдә коррупциягә каршылыкны яшьләр тәрбияли

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары вазифасын башкаручы Владислав Усанов, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәре Алексей Панкратов катнашында узган очрашуда яшьләр оешмаларының мәктәп укучылары арасында коррупциянең җинаятьчел асылын аңлатучы чаралар оештыру белән шөгыльләнүче махсус эшче төркеме төзелде һәм аның 2015 елга эш планы расланды.

Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Шихобалов сүзләренчә, бүген яшьләр оешмалары нинди юнәлештә эш алып баруына карамастан, җәмгыятьтә коррупция күренешләре белән килешмәү фикерен җиткерүче чараларга да урын бирә. Мәсәлән, “Иҗади яшьләр академиясе” моннан берничә ел элек югары уку йортларының беренче курсларында укучы студентлар арасында “Бирмәскә дә – алмаска да!” проектын тормышка ашыра башлаган иде. Хәзер аңа өстәп, машина йөртүчеләр арасында “Ришвәт бирмим”, укучылар арасында “Коррупциягә – юк!” кебек республика күләмендә зур проектлар, форумнар оештырып тора.

– Иҗтимагый оешмаларның максаты – яшьләрдә коррупциягә, ришвәтчелеккә тискәре караш булдыру. Без бу юнәлештә көчләребезне берләштерсәк, уртак проектлар гамәлгә ашырсак, эшебезнең нәтиҗәлелеге дә артыр иде. Һәм бу нәтиҗәлелеккә эшнең эзлеклелеге дә йогынты ясый. Бүгенге көндә безгә мәктәпләр белән элемтәләрне ныгытырга кирәк, чөнки яшь кешенең дөньяга карашы формалашкан урын ул. Сер түгел, яшьләр өлкән апа-абыйларның нотыгын тыңларга бик яратмый, ә менә кызыклы проектлар рәвешендәге үгет-нәсихәтне үзләре кебек яшьләр авызыннан ишетсә, күпкә отышлырак булачак. Киләчәктә дә безгә мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару, фикер алышу чараларын уздырып тору һәм социаль рекламага игътибар бирү сорала, – дип фикерләре белән уртаклашты Валентин Шихобалов.

Алексей Панкратов сүзләренчә, җәмгыятьтә коррупцияне көч кулланып, ягъни ришвәт бирүчеләрне һәм аны алучыларны җинаятькә тартып кына җиңеп булмый. Бу көрәш, беренче чиратта, кешеләрнең аңында барырга тиеш.
– Дәүләтнең киләчәге бүгенге яшьләрнең тәрбия дәрәҗәсенә бәйле. Коррупция төшенчәсе – ул киңкырлы: җәмгыятьтә бөтен халык ихтыяҗын кайгыртмыйча, аерым бер төркемнәрнең генә мәнфәгатен алга сөрү күренеше дә коррупция билгесе, һәм болар барысы дәүләтнең яшәешен куркыныч астына куя. Шуңа күрә яшьләр арасында аңлату чаралары оештыруның әһәмияте зур, – дип ассызыклады Алексей Панкратов. Аның сүзләренчә, Татарстанда 2004 елдан коррупция темасына сораштырулар уздырыла. “Быел коррупция очрагына юлыктыгызмы?” дигән сорауга беренче вакытта 100 кешенең 65се уңай җавап биргән булса, бүген – 18. Ягъни элек – һәр икенче кеше иде, бүген инде – һәр сигезенче. Димәк, үзгәреш юк түгел.

Татарстан яшьләре республикада коррупциягә каршы алып барылган сәясәтне яклап, яшьтәшләренә “Татарстан яшьләре – коррупциясез Татарстан өчен!” дигән мөрәҗәгать белән дә чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International