Иң оста йөзүчеләр, чаңгычылар – Адав-Толымбайда

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Спартакиада дәвам итә. Үткән атнада командалар йөзүдә һәм чаңгы ярышында иң җитезләрне ачыкладылар. Авыллар арасында Адав-Толымбай спортчыларына тиңнәр булмады.
Йөзүдә икенче урынны Татар Буасы, өченчене Ырыңгы командалары алды. Ырыңгылар чаңгы буенча да сынатмадылар – икенче булдылар. Монда өченчелек Күшке командасында.
Шәһәр оешма-предприятиеләреннән ике бәйгедә дә Буа электр челтәрләре, шикәр заводы командалары пьедесталга күтәрелделәр. Электрчылар йөзү буенча бәйгедә беренче, чаңгыда – икенче, шикәр ясаучылар шул чагыштырмада икенче һәм өченче урын алдылар. Йөзүчеләр арасында өченче урынны 1 номерлы зона эзләү-коткару, чаңгыда беренчене “Буа газы” спортчылары яулады.
Бу атнада Спартакиадада катнашучы командаларны өстәл теннисы ярышлары көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International