Тыйнак булмаган кунак

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.
Кунак исереп, шәһәрнең Гагарин урамындагы йорт-ларның берсенә килә. Анда ул баскыч мәйданчыгында И. белән сүзгә килә, арада ызгыш башлана. К., кызып китеп, И.ның битенә йодрыгы белән суга, башын диварга бәрә, аннары киеменнән йолкып алып баскычтан аска таба этеп җибәрә. Нәтиҗәдә И. дәваханәдә җан бирә.
К.га карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү тә-мамлангач, башкисәр кунакның әлеге гамәлен суд караячак.
Р. ХӘБИБУЛЛИН,
район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International