Башта кыш, көзнең каршылыгын җиңеп, үз тәртипләрен кертә алмыйча интекте. Инде хәзер вакытыннан элек хакимлекне язга бирергә җыена. Дөресен генә әйткәндә, кышы да кыш булмады быел. Көннәр суытып та өлгерми, яңадан җебетә башлый. Берничә тапкыр ишеп-ишеп кар яуды, бураннар дулады үзе. Әмма тулаем алганда, быелгы кышны аномаль җылы дип атарга була.
Февраль ахырында ук яз җитү, билгеле, гадәттән тыш күренеш. Сыерчык бураннары булыр әле, әмма күңелләргә язгы кәеф үтеп керде инде. Халык җылы көннәргә һәм кояшка сөенеп туя алмый. Кышкы зәмһәрир суыклар булмады дип тә әллә ни хафаланмадык.
Шулай да, быелгы тотрыксыз һава торышы күп кенә проблемаларга сәбәпче булды. Боз кату чорында бер суытып, бер җылытып җибәргән көннәр, беренче чиратта, коткаручыларга мәшәкать өстәде. Билгеле булганча, 2011 елдагы кебек, быел да балыкчыларның бозда агып китү очраклары кабатланды. Бернинди кисәтүләргә дә колак салмаган әлеге төркем кешеләр катнашында гадәттән тыш хәлләр даими күзәтелеп тора. Ахыры аяныч тәмамланган очраклар да булды. Әмма балыкчыларның ваемсызлыгына исең-акылың китәрлек – алар үз гомеренә куркыныч янаганда да мавыктыргыч шөгыльләреннән баш тартырга риза түгел.
Бәхеткә, соңгы ике айда андый очраклар күзәтелмәде. Боз тиешле калынлыкка җитеп, кеше гомеренә куркыныч тудырмый башлады. Татарстандагы боз кичүләре дә ачылып, ерак араларны кыскартырга мөмкинлек бирде. Язгы кояш җылыта башлау белән иминлек мәсьәләләренең актуальлеге янә арта.
Әлегә боз калынлыгы машиналарга бозга керергә мөмкинлек бирә – бүгенге көндә Татарстан территориясендәге барлык боз кичүләре дә эшли. Боз эреп су җыелган урыннар юк. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре бозның калынлыгын һәм структурасын көн саен үлчәп-тикшереп тора, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әмма министрлык хезмәткәрләре инде хәзер үк сак булырга өнди. Әлегә Казансуда бозның калынлыгы 20-30 сантиметр тәшкил итә, әмма вәзгыять бер-ике көндә дә кискен үзгәрергә мөмкин. Көндезләрен һава температурасының нульдән югары торуы бозның урыны-урыны белән юкаруына китерергә мөмкин.
Елгаларда боз, гадәттәгечә, апрель аеның беренче декадасында кузгалыр дип фаразлана. Әмма табигатьнең бу күренешенә елдагыча зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Күптән түгел Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең язгы ташуга һәм су басуларга әзерлеген тикшерүгә багышланган Бөтенроссия селектор-киңәшмәсе узды.
Беренчел фаразлар буенча, быел Россиянең 4,5 меңнән артык торак пунктына су басу куркынычы яный. Татарстанда да ташу чорын борчылып көтәләр. “Ташкын» оператив планы төзелгән инде. Хәер, узган елда да иң начар сценарийларга әзерләнделәр - язгы ташу чорында 42 районның 216 торак пункты су астында калуы ихтимал, 7 меңгә якын йортка, 19 мең кешегә куркыныч яный дип сөйләделәр. Сөенечкә, барысы да тыныч кына узды. Көндезен - җылытып, төннәрен суыту нәтиҗәсендә су басулар кинәт һәм кискен булмады.
Быел да зур проблемалар тумас дип өметләнәләр. Әмма әзерлек, гадәттәгечә, иң җитди сыйфатта алып барыла.
- Февраль башында язгы ташу чорына әзерлекнең актив фазасына керешәбез. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “Ташкын” оператив планын әзерләде. Бу проект 17 министрлык һәм ведомство белән килешенгән. Әзерлек чараларының саллы өлеше узган елда башкарылды – 107 күл буасы төзекләндерелде, Кремль тирәсендәге яр буенда эшләр төгәлләнде, Васильево бистәсенең инженер-саклау корылмалары ремонтланды, Чистай районында яр буйларын ныгыту эшләре башкарылды, 9 районда елга үзәннәре чистартылды, - ди Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Гомумән, быелгы язгы ташуга әзерлек чорында республикада гидротехник корылмаларга 226,5 миллион сумлык ремонт ясалган, елга үзәннәрен чистарту һәм тирәнәйтүгә - 23,6 миллион, ярларны ныгытуга - 289,9 миллион, суүткәргеч торбаларны чистартуга 321,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Источник: http://intertat.ru