26-28 февраль көннәрендә Казанда "Укырга һәм бергә яшәргә: инклюзиянең ачык киңлекләре" Бөтенроссия форумы үтәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда 300дән артык галим, педагог, дефектолог, психолог, иҗтимагый берләшмә вәкилләре, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашачак.
Чара кунаклары инклюзив белем бирүдә кулланылучы алдынгы технологияләр турында фикер алышачаклар. Гадәти мәктәпләрдә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның адаптация үзенчәлекләре турында сөйләшү дә планлаштырыла. Шулай ук мастер-класс һәмтүгәрәк өстәлләрдә катнашу мөмкинлеге дә тудырыла.
Источник: http://intertat.ru