Замана таләбедерме, соңгы елларда виртуаль музейлар популярлашканнан популярлаша бара. Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль музейлар Россиядә юк дәрәҗәсендә. Әлеге бушлыкны нәкъ менә безнең республика тулыландырырга алынды.
Узган ел интернет-музей проекты Россиядә Мәдәният, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылган иде. Интернет-музей 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына багышлана. Проектта Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе, дәүләт, муниципаль, мәктәп музейлары, архивлар, китапханәләр, ветераннар һәм эзтабарлык оешмалары катнашты.
Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында фәнни-гамәли семинар булып узды. Татарстан Республикасы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее проектында катнашучылар җыелды. Семинар эшчәнлегендә Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.
– Бу – үзенчәлекле проект. Виртуаль музей яшьләрне дә җәлеп итәргә зур мөмкинлек бирә. Аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә зур йогынты ясарга ярдәм итәчәк. Бу музейны Мәдәният министрлыгының проекты итеп кенә карарга ярамый. Бөек Ватан сугышы чорын колачлаган виртуаль музей, бөтен республиканың йөзе булып тора, – диде министр. Шулай ук бу эштә үз өлешен, көчен кертүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Бөек Җиңүгә Татарстан нинди өлеш керткән, гомумән сугыш елларында республикабыз нинди тормыш белән яшәгән? Әлеге сорауларга тулы җавапны хәзер виртуаль музей аша да алырга мөмкин. Шунысы мактауга лаек: Татарстандагы әлеге музей Россиядә иң зурысы дип санала.
Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк ханым Нәҗипова белдергәнчә, виртуаль музейның максаты — бердәм мәгълүмати база булдыру һәм бу проект аша музейларыбызга кешеләрне җәлеп итү. «Милли музейда Бөек Ватан сугышына багышланган бик күләмле тупланма саклана. Әлеге кыйммәтле материаллар әлеге сайтта урын ала. Республикабыз районнарында эшләүче башка музей фондларында саклана торган мәгълүматларны да бергә тупладык. Архивлар белән дә тыгыз эшләргә туры килде. Сайтка кергән һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүматны җайлы гына эзләп табачак”, – ди Гөлчәчәк ханым. Директор шул ук вакытта эшнең әле бу башы гына дип тә өсти. Сайтның алга таба үсеше Татарстанның муниципаль районнарында яшәүчеләр һәм виртуаль музейның мәгълүматлар базасы белән эшләү өчен оештырылган корпунктларның мәгълүмати булышлык күрсәтүе аша тәэмин ителер дип планлаштырыла.
1941-1945 еллардагы Ватан сугышы интернет-музее сугыш турындагы башка сайтлардан нык аерылып тора (TATFRONTU.RU).
Биредә сугыш чорында Татарстанның икътисади хәле, социаль тормышы, мәдәнияте, уку-укыту системасы, дини вакыйгалар хакында фәнни мәкаләләр урын алган. Татарстанның 43 районы турында да мәгълүмат бирелә. Кайсы районнан күпме кеше сугышта катнашкан, нинди фронтларда сугышканнар, ничәсенә үз туган ягына кайтырга насыйп булган һ.б. Виртуаль музейны оештырганда проект авторлары районнарга чыгып 100 дән артык сугыш ветераныннан әңгәмә яздырып алган. Димәк киләчәк буын, дошман белән күзгә-күз очрашкан каһарманнарның истәлекләрен үз авызларыннан да ишетә алачак. Сайтта сугыш елларында төшерелгән фильмнар белән дә танышырга мөмкин. Ә Дан бүлегендә Татарстаннан чыккан Советлар Союзы геройлары исемлеге урнаштырылган. Җиңү энциклопедиясендә исә, госпиталь, хәрби завод объектлары, фронт кирәк яраклары җитештергән фабрика урнашкан урыннарның картасы китерелә. “Хәтер китабы” да тулысынча виртуаль музейда урын ала. Иң куандырганы: мондагы исемлек даими рәвештә тулыландырылып тора, ди проект авторлары.
.jpg)
Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире Михаил Черепанов мондый музейны булдыру идеясе күптән барлыгын ассызыклады. “Дәһшәтле сугышка багышланган интернет сайтлар бар. Без аларның берсен дә кабатламыйбыз. Интернет-музей сугыш темасын тулысынча яктыртучы белешмә бите, үзенә күрә бер “википедия” булып тора”, – диде ул.
Виртуаль музейның тагы бер уңай ягы – фәнни булуында да. Монда фәнни яктан нигезләнгән, җентекләп тикшерелгән материаллар гына урын ала. Сугыш вакытында Татарстанда фәнни тикшеренүләр алып барылган, фәнни хезмәтләр дә язылган, нәкъ менә шул шәхесләр турында да мәгълүматлар урын алачак. Киләчәктә шулай ук “Кар десанты”, эзтабарлар турында да мәгълүматлар урнаштырылу урынлы булыр кебек.
Источник: http://intertat.ru