Наркотик һәм алкоголь сата торган сайтлар калмаячак

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Соңгы вакытта Татарстанның прокуратура вәкилләре интернет киңлекләрен тикшерүгә аеруча зур игътибар бирә башлады Февраль аенда гына да алар наркотиклар белән сату итә торган шундый 10га якын сайтны ачыклаган. Ә төннәрен исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнә торган сайтлар саны исә 50гә җитә...


Хәтерләсәгез, интернет киңлеген контрольдә тоту мәсьәләсе 2015 ел башында үткәрелгән Татарстан Прокуратурасының киңәйтелгән коллегиясендә күтәрелгән иде. Ул чагында Россиянең генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев республика прокуратурасын тәнкыйть утына тотты.

- Сез узган елның 9 ае эчендә наркотик матдәләрне популярлаштыру белән шөгыльләнә торган нибары 44 сайтны гына ачыклауга ирешкәнсез. Татарстан кебек алдынгы төбәк өчен бу күрсәткеч бик кечкенә, – дип белдерде Мәскәү кунагы. Әле алай гына да түгел, ул шәхсән үзе берничә минут эчендә республикада “эшләүче” 10га якын шундый сайтны эзләп тапкан икән.

Әлбәттә, бу мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да битараф калдырмады.

- Әгәр дә Казан кунагы тиз арада шундый 10га якын сайтны эзләп тапкан икән, димәк, прокуратураның бу тармактагы эшчәнлегендә чыннан да җитешсезлекләр бар дигән сүз. Акланырга кирәкми, бу өлкәдә тәртип урнаштыру сорала, – дип белдерде Президент.

Бер-бер артлы ачыклыйлар...

Прокуратура исә акланып тормады, шунда ук эшкә кереште. Уңай нәтиҗәләр дә бар инде. Мәсәлән, февраль уртасында Алексеевск районы суды төрле “спайс”лар белән сату итә торган 7 интернет-ресурсны ачыклауга ирешкән.

- Әлеге сайтлардан теләсә-кем файдалана ала. Портал хуҗалары наркотик матдәләрне почта аша җибәрергә вәгъдә итә. Өстәвенә, алар халыкны сайт аша наркотиклар кулланырга өнди, - дип белдерәләр Татарстан прокуратурасында.

Әфьюн кулланырга өнди торган сайтларны Лаеш һәм Спас районнары прокуратуралары вәкилләре дә ачыклаган. Лаешта шундый ике сайтны тапсалар, Спас районыныда исә дүрт сайтны яптыруга ирешкәннәр.


Чаллы шәһәренең прокуратура органнары да интернет киңлекне тикшерүгә зур игътибар бирә башлаган. Нәтиҗәдә, алар төрле “порошок”, микслар” һәм “спайслар” белән сату итә торган 3 шундый сайтны ачыклауга ирешкән.

- Әлеге сайтларда наркотик матдәләрне пропагандалау эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелгән. Алар әфьюн турында сөйләп кенә калмаган, ә аны кулланганнан соң була торган “эффект” турында да тәфсилләп хәбәр иткән, - дип ассызыкладылар прокуратурада.

Уку йортлары да гаепле...

Хәтерләсәгез, 2014 елда Татарстанда наркотиклар белән бәйле җинаятьләрдә катнашкан балигъ булмаган яшүсмерләр саны 55 процентка (!) арткан иде. Бу вәзгыять Татарстан җитәкчелеге һәм хокук сакчыларында шактый зур борчу уятты. Бактың исә, әлеге күренеш шул ук наркотик белән сәүдә итә торган интернет-сайтлар эшчәнлегенә бәйле икән.

Билгеле булганча, наркотикларга каршы көрәшне тормышка ашырганда төрле уку йортлары – техникум һәм вузлар белән элемтәгә дә зур игътибар бирелә. Кайчагында прокуратура вәкилләре алар эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне дә ачыклый. Мәсәлән, гыйнвар ахырында гына да Татарстан прокуратурасы 10га якын шундый уку йортына кисәтү ясаган. Алар студентларга наркотик матдәләр һәм спайслар белән сәүдә итә торган сайтларга керү мөмкинлеген вакытында чикләмәгән. Бу мәгариф учреждениеләре компьютерларына урнаштырылган контент-фильтрлар нәтиҗәсез булып чыккан.

Әлеге төр тәртип бозу очраклары Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә генә түгел, ә Татарстанның тагын 8 районында ачыкланган.

- Нәкъ менә әлеге күренеш яшүсмерләр тарафыннан наркотик кулланган хәлдә кылынган җинаятьләр саны артуга китергән дигән фараз бар, - дип ассызыклый прокуратура вәкилләре.

Исерткеч эчемлек тә саталар...

Шунысы да бар, соңгы вакытта Татарстанда төннәрен исерткеч эчемлек белән сату итә торган сайтлар да еш ачыклана башлаган. Ел башыннан инде 50гә якын шундый сайт табылган. Шунысы мөһим, аларның барысы да Апас районында ачыкланган. Сайт хуҗалары интернет-кулланучыларга киң ассортиментта алкоголь продукциясе тәкъдим иткән. Әле алай гына да түгел, исерткеч эчемлекне сатып алган очракта, аны өйгә китереп бирүне дә оештырган.

Алар исерткеч эчемлекне “бүләк” буларак кына илткән, янәсе. Тик әлеге бүләккә ия булу өчен кешегә сайт аша алкоголь бәясеннән түбәнрәк булмаган бәягә пакет, зажигалка, брелок, стакан кебек товарлар сатып алырга туры килгән. Хәзерге вакытта әлеге сайтларга керү мөмкинлеген чикләү турындагы гаризалар судка юлланган инде.

Тагын бер мәгълүмат: тиздән Татарстанда наркотикларга каршы көрәш максатыннан интернетта махсус фильтр кулланыла башларга мөмкин. Әлеге система эшли башласа, наркотикларны он-лайн рәвештә гомумән дә сатып алып булмаячак, дип ышандыра белгечләр.


http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International